Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда яңа парк ачылачак

Биектау авылындагы Зур Кызыл урамында төзелеш эшләре бара. Төзелеш мәйданчыгы зур булырга охшаган, ә менә нәрсә төзеләчәген әлегә аңлап булмый. Менә шуны ачыклау өчен үз хәбәрчебез төзелеш барган урынга юнәлде. Зур төзелеш һәрвакыт кызыксыну уята. Трактор гүләве һәм тау-тау итеп өелгән туфрак халыкның игътибарын күптәннән җәлеп иткән инде. Төзүчеләр дәшмиләр,...

Биектау авылындагы Зур Кызыл урамында төзелеш эшләре бара. Төзелеш мәйданчыгы зур булырга охшаган, ә менә нәрсә төзеләчәген әлегә аңлап булмый. Менә шуны ачыклау өчен үз хәбәрчебез төзелеш барган урынга юнәлде.
Зур төзелеш һәрвакыт кызыксыну уята. Трактор гүләве һәм тау-тау итеп өелгән туфрак халыкның игътибарын күптәннән җәлеп иткән инде. Төзүчеләр дәшмиләр, әмма шулай да балалар аттракционнарын хәтерләтүче корылмаларга карап ниндидер нәтиҗә чыгарырга мөмкин.
- Парк төзелә биредә. Эшләр җәмәгатьчелек киңлекләрен үстерү программасы буенча алып барыла. Быел парк төзү өчен акча бирелде, - дип аңлатты Башкарма комитет Җитәкчесенең төзелеш эшләре буенча урынбасары Дамир Шәйдуллин.
Татарстанда парклар һәм скверлар төзү программасы 2015 нче елдан бирле гамәлдә. Бу дәвердә ул республиканың бөтен районнарын үз эченә алды. Татарстан Республикасы җәмәгатьчелек киңлекләрен үстерүгә 900 млн сум, муниципалитетлар тагын 300 млн сумнан күбрәк акча керттеләр. Быел да якынча 60лап парк, скверлар, яр буйлары, мәйданнар төзеләчәк һәм ремонтланачак. Биектау районында гына яңа "Казан арты" паркы төзелде, ә тиздән Зур Кызыл урамындагы паркка да яңа сулыш өрелер.
Уен урыннары, тротуарлар, өлкәннәр өчен ял мәйданчыклары - яңа балалар паркында боларның барысы да булачак.
Парк җәен дә, кышын да үзенең матурлыгы белән сокландырып торсын өчен яктырту мәсьәләсе дә күздә тотыла.
Иске таганнар һәм таучыклар урынына яңалары куелачак. Шулай ук уен комплексы, төрле таган-балансирлар, таган-оялар һәм комлык та булачак.
Булачак паркның мәйданы 11,3 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Бу Мәскәүдәге Кызыл мәйданның яртысыннан беразга гына кимрәк. Парк август азакларына ачылыр дип көтелә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев