Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда урман янгыннарын сүндерү техникасы тапшырылды

Биектау районында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында сатып алынган техниканы республика урман хуҗалыкларына тапшырдылар. Министрлык карамагындагы учреждениеләргә барлыгы 6 данә АЦ-3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы тапшырылды. Яңа техниканы Әлмәт, Арча, Болгар, Зәй, Кама һәм Мамадыш урман хуҗалыклары алды.

Исегезгə төшерəбез, 2020 елда төбəк проектын гамəлгə ашыруга федераль бюджеттан - 197,7 млн сум, шул исəптəн урман хуҗалыгы, урман янгыннарын сүндерү техникасы һəм җиһазлары сатып алуга 46,4 млн сум акча юнəлдерелəчəк. Барлыгы 35 берəмлек техника (9 берəмлек АЦ3,0-40 (ГАЗ-33086) янгын сүндерү автоцистернасы, 1 данə УАЗ-390945 кече урман патруле комплексы, 2 данə югары басымлы янгын сүндерү җайланмасы, 8 данə АЛП1 агач утырту агрегаты, 8 данə КЛБ-1,7 культиваторы һəм 7 данə ПКЛ-70 сабаны) сатып алыначак. Белешмə өчен. «Экология» илкүлəм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбəк проекты 2019 елда тормышка ашырыла башлады. Аның төп максаты - урманнарның кимү һəм яңадан торгызылу балансын 2024 елга кадəр 100% нисбəтендə тəэмин итү. Бу максатка ирешү өчен «урманнарны торгызу һəм үрчетү мəйданнарының киселгəн һəм һəлак булган урман утыртмалары мəйданына нисбəте, %» һəм «урман янгыннарыннан алынган зыян, млн сум» дигəн 2 максатчан индикатор билгелəнгəн. Узган ел нəтиҗəлəре буенча күрсəткечлəр 67,5% һəм 0 сум тəшкил итə.

2020 елда төбəк проекты кысаларында урманнарны торгызу эшлəре 4785 га мəйданда башкарылачак, шул исəптəн 2193 гектарда - ясалма урман торгызу, 2480 гектарда - табигый урман торгызу, 9 гектарда - катнаш урман торгызу, 103 гектарда - урманнарны калынайту. Шулай ук ел дəвамында 30,9 млн данə стандарт утырту материалы үстерү һəм 11455 кг урман үсемлеклəре орлыгы əзерлəү планлаштырыла.

Реклама

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X