Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда тагын бер мәктәп ачыла

Биектау авылында тагын бер мәктәп төзелә – 5 нче урта мәктәп. Яңа мәктәп Әхмәтһади һәм  Садри Максудилар исемен йөртәчәк. Ул 500 укучыга исәпләнә.

Мәктәп төзелеше 2021 елда башланды. Бүген инде өч катлы бина ерактан ук күренеп тора. Район үзәгендә яңа мәктәпкә ихтыяҗ көчле. Чөнки  беренче сыйныфка баручы балалар саны ел саен уртача 100 балага  арта бара. 2022 елның сентябрь аенда беренче сыйныфка тагын 1 меңнән артык бала киләчәк.

“Район үзәгенә  5 нче мәктәп  бик тә  кирәк иде, - ди Биектау районы мәгариф бүлеге башлыгы Нияз Әхмәтҗанов. -   Чөнки эшләп килә торган 4 мәктәптә балалар саны чамадан тыш күп.  Мисал өчен, 2017 елда 500 балага исәпләнгән 4 нче мәктәпне ачкан идек. Бүгенге көндә анда 1340 бала укый. Үзәктәге һәр мәктәптә шундый ук хәл күзәтелә. Эшләп килә торган мәктәпләрдә балалар санын киметү өчен яңа мәктәп зарурлыгы көн кебек ачык”.

 Балаларны яңа мәктәпкә туплаган вакытта, иң беренче чиратта, мәктәп тирәсендәге торак йортларда яши торган балаларга өстенлек бирелә. Пановка,  Пермяки, Эстачи  һәм  Инеш авылларында яшәүче балалар да яңа мәктәпкә йөри ала. Өч катлы бинада 24 класс урнаша. Татар теле һәм әдәбияты кабинетлары тулысы белән Әхмәтһади һәм  Садри Максудилар биографиясенә, мирасына багышланачак.

Мәктәп төзелешендә 80 кеше эшли. Эчке коммуникация эшләре ахырына якынлашып килә. Бүгенге көндә эшчеләр җылылык торбалары сузу белән мәшгуль. Мәктәпнең беренче катында ашханә булачак. 2 нче катта өлкән сыйныф укучылары белем алачак. Инвалид балалар өчен махсус җиһазландырылган  туалет һәм юыну бүлмәләре булачак, алар өчен лифт урнаштырыла. Төзелеш эшләренә җитәкчелек итүче прораб   Марат Федоров спорт һәм актлар залын да күрсәтте. Актлар залы 150 урынга  исәпләнгән. Тиздән мәктәптә эчке ремонт эшләре һәм бинаның тышкы ягын җылыта торган материаллар белән тышлау башланачак.

Яңа уку елы башлануга 5 айлап вакыт калып бара. Мәгариф идарәсе бүгеннән үк яңа мәктәп өчен укытучылар коллективын һәм техник хезмәткәрләрне туплый башлады инде. Мәктәпкә барлыгы 100 гә якын кеше кабул ителәчәк. Балаларын яңа мәктәпкә бирергә теләүче әти-әниләр гаризаларны 1 апрельдән бирә башларга мөмкин.

Галия Ильдарова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев