Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау”да нинди хәйләләр бар?

Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары «Биектау» медиахолдингына экскурсиягә килеп, аның эчке серләренә төшенделәр, "хәйләләрен" белделәр. Балалар «Биектау ТВ» телеканалы студиясендә, «Биектау FM» радиостудиясендә һәм "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газеталары редакциясендә булдылар. Алар радиотапшырулар, телевизион сюжетлар, газета материаллары әзерләү тәртибе белән таныштылар. Медиахолдингның эчке тормышы балаларда зур кызыксыну уятты....

Биектауның 1 нче урта мәктәбе укучылары «Биектау» медиахолдингына экскурсиягә килеп, аның эчке серләренә төшенделәр, "хәйләләрен" белделәр. Балалар «Биектау ТВ» телеканалы студиясендә, «Биектау FM» радиостудиясендә һәм "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газеталары редакциясендә булдылар. Алар радиотапшырулар, телевизион сюжетлар, газета материаллары әзерләү тәртибе белән таныштылар. Медиахолдингның эчке тормышы балаларда зур кызыксыну уятты.

Балалар бер кызыклы маҗара күзәткән кебек телевидение тапшыруын әзерләү барышын күзәттеләр. Мондый могҗизаны һәр көнне күреп булмый шул. Цифрлы технология сюжетта барырга тиешле кадрларны сайлап, җай гына үз урынына куя бара. Әлбәттә, бернинди технология дә кеше акылын алыштыра алмый хәзергә. Аларның барысы белән дә сюжетның авторы - журналист һәм монтажчы җитәкчелек итә. Автор сюжетның эчтәлеге һәм эзлеклелеге, кадрларның куелган максатка туры килүе өчен җавап бирсә, монтажчы сюжетның техник камиллеген тәэмин итә. Автор-журналист, оператор, монтажчы, диктор һәм тагын әллә кемнәр - барысы да кадр артындагы хезмәткәрләр.

Укучылар үзләрен радиотапшырулар алып баручы диктор урынында да хис итеп карадылар. Монда дикторның тавыш көрлеге, әйтү рәвеше, әйтелеш төгәллеге, кешегә аңлаешлы булуы алшарт булып тора. Соңыннан балалар "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газеталары редакциясенә юл тоттылар. Биредә алар материал табу, аны язу, газета битенә салу серләренә төшенделәр.

Бер дәрес вакыты кысаларында узган экскурсиядә укучыларның күзләре очкынланды, һәрберсендә күбрәк белеп, күреп калу теләге өстен иде. Кем белә, бәлки шушы кыска гына экскурсия аларга киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итәр әле. Мәктәп укучылары арасында экран йолдызлары, талантлы журналистлар булырга хаклы балалар байтак.

"Мондый экскурсиягә без беренче тапкыр гына чыктык. Бик тә ошады. Эш бик оешкан төстә, тәртип белән генә бара. Редакция бик тә кунакчыл. Без үзебезнең медиахолдингны шулай итеп күз алдына китергән дә идек инде", - дип уртаклашты алган фикерләре белән 11 нче сыйныф укучысы Адель Усманов.

"Күргәннәребез барысы да кызыклы һәм мавыктыргыч. Киләчәктә журналист булу теләге дә юк түгел. Җәлеп итә торган һөнәр", - дип сүзгә кушылды 8 нче сыйныф укучысы Камилә Каюмова.

Экскурсиядә күргәннәре белән рухланган укучылар редакция хезмәткәрләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. Киләчәктә дә аралашып яшәргә дигән фикергә килделәр. Кайберләре үзләрен "Яшьләр тормышы" тапшыруын алып баручы ролендә дә күрергә тели. Теләк барда беләк карышмый. Иҗатка тартылган һәр бала өчен медиахолдинг ишекләре һәрвакыт ачык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев