Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда наркотикларга каршы комиссия утырышы булды

Бүген Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин наркотикларга каршы район комиссиясе утырышы уздырды. Районда наркологиягә кагылышлы хәлнең нинди булуы һәм оешмаларның наркотикларга каршы нинди эш алып баруы турында Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегендә оператив эш буенча начальник урынбасары Рөстәм...

Бүген Биектау муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин наркотикларга каршы район комиссиясе утырышы уздырды. Районда наркологиягә кагылышлы хәлнең нинди булуы һәм оешмаларның наркотикларга каршы нинди эш алып баруы турында Биектау район үзәк хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегендә оператив эш буенча начальник урынбасары Рөстәм Латыйпов, үзәк мәдәният йортының әйдәп баручы методисты Ләйсән Нәҗметдинова, Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин сөйләде.

Район үзәк хастаханәсе һәм эчке эшләр бүлеге наркотиклар кулланучыларны ачыклау буенча тыгыз хезмәттәшлектә эшлиләр. Тик шунысы эчне пошыра: "Кайда үлем саталар: хәбәр ит!" акциясе барган чорда халыктан хәбәрләр килми, кешеләр битарафлык күрсәтә.

Реклама

Наркотиклашуга профилактикада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау зур әһәмияткә ия. Әлеге юнәлештә район китапханәләре, массакүләм-мәгълүмат чаралары җитди эш алып бара. Чыпчык авыл җирлегендә яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә актив җәлеп итәләр. Рухи-әхлакый тәрбия биредә христиан һәм мөселман дин әһелләре ярдәмендә дә тормышка ашырыла.

Район башлыгы наркотикларның үтеп керүенә каршы "бөтен дөнья" белән көрәшергә кирәк, чөнки бу афәтнең тамыр җәюе дә бик ихтимал, дип ассызыклады.

Маргарита ТИМОНИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев