Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда ДОСААФ – яңарыш юлында

Автомәктәпләргә куела торган яңа таләп-ләр турында узган елның җәй ахырында игълан иттеләр. Җентекле тикшерүләрдән соң, аларның күбесе лицензияләреннән мәхрүм ителеп ябылды. Хәзер бит андый уку йортының үз автодромы, компьютер классы, тренажерлары, җайланмалар һәм техник хезмәт күрсәтү класслары булырга тиеш. Белемнәрне камилләштерү һәм укыту процессын яхшыртуның чиге юк. Моны дәресләрнең сыйфатын...

Автомәктәпләргә куела торган яңа таләп-ләр турында узган елның җәй ахырында игълан иттеләр. Җентекле тикшерүләрдән соң, аларның күбесе лицензияләреннән мәхрүм ителеп ябылды. Хәзер бит андый уку йортының үз автодромы, компьютер классы, тренажерлары, җайланмалар һәм техник хезмәт күрсәтү класслары булырга тиеш.

Белемнәрне камилләштерү һәм укыту процессын яхшыртуның чиге юк. Моны дәресләрнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәреп, укыту методикасын һәм базасын яхшыртып кына эшләп була. Биектау ДОСААФы нәкъ шул юлдан китте дә инде. Быел февраль аеннан бирле ул Ринат Заһит улы Алиев җитәкчелегендә эшли. Максатчан, эрудицияле һәм белемле җитәкче кадрлар составын тулысынча алмаштырды. Укытучыларны, инструкторларны, эш тәҗрибәсенә, шоферлык стажына карап сайлады, махсус белеме булганнарын туплады.

Барлык кабинетларны да капиталь төзекләндерделәр: компьютер классы тулысынча яңартылды, стендлар, җиһазлар, күр-сәтмә материаллар алмаштырылды. Кыскасы, иске, ямьсез ДОСААФ бинасы заманча, якты, бүгенге таләпләргә җавап бирердәй укыту үзәгенә әверелде.

Техник хезмәт күрсәтү дәресләре махсус кабинетта алып барыла. Анда агрегатлар һәм узеллар, автомобиль моторлары техник хезмәт күрсәтүнең барлык нокталарына кул җитәрлек итеп урнаштырылган. Махсус стендлар җиһазланган. Шулардан файдаланып, укучыларга моторның эшләү тәртибен, автомобильгә техник хезмәт күрсәтү, бөтен яклап карап-тикшереп чыгу ысулларын өйрәтәләр. Ләкин автомобильнең төзелешен һәм аңа техник хезмәт күрсәтүне өйрәнү генә җитми әле. Рульгә үз-үзеңә ышанып утырыр өчен, юл хәрә-кәте иминлеге кагыйдәләрен һәм нигезләрен дә яхшылап өйрәнергә кирәк. Моның өчен яңа компьютерлар, тренажерлар, стендлар һәм маршрутларның схемалары белән җиһазланган аерым класслар билгеләнгән.
Юлда төрле көтелмәгән хәлләр, бәхетсезлек очраклары килеп чыгарга мөмкин. Машина йөртүче вәзгыятьне контрольдә тотарга һәм зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтә белергә тиеш. Шуңа күрә машина йөртүчеләргә медицина белеме бирү дә укыту программасына кертелгән. Боларны укучыларга бу өлкәдә зур стажга һәм тәҗрибәгә ия укытучы Алексей Иванович Лазарев өйрәтә.

Шулай теория әзерлеге үткәннән соң, укучы рульгә утыра һәм аның белән инструкторлар эшли башлый. Болар - производствога өйрәтү-нең чын осталары - Мәсгуть Гариф улы Зарипов, Флер Флүс улы Җамалов, Фәрит Абдулла улы Галиев, Рәдиф Мәсгуть улы Зарипов. Тәҗрибәсез, машинаның кайсы ягыннан утырасын да белмәгән укучыларны алар машинаны мөстә-кыйль йөртә, кирәксә, шофер, тракторчы булып эшли алырлык чын йөртүчеләргә әверелдерә. Машинаны йөртеп карау өчен билгеләнгән маршрутның шактый катлаулы урыннары да бар. Укучылар анда автомобильне идарә итү күнекмәләре ала, йөргәндә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныграк истә калдыра. Юлда бер-берсенә булышу, үзара хөрмәт нигезләрен үзләштерәләр. Монда һәр укучы белән аерым эшлиләр: дәрес һәм машина йөртү вакытлары укучыларның мөм-кинлекләрен исәпкә алып билгеләнә. Кирәк булса, график ял көннәренә һәм кичке сәгатьләргә күчерелә.

Документларны кабул итүне һәм укучылар белән килешүләр төзүне Раилә Рәшит кызы Га-лиева башкара. Ул һәркемне ихтирамлы һәм дустанә елмаеп каршылый, эчке тәртип кагыйдәләре, тарифлар, кирәкле документлар исемлеге, дәресләр расписаниесе белән таныштыра.

Монда бик үк кыйммәт булмаган бәягә барлык категориядәге йөртүче-ләр, тракторчылар һәм А, М1 категорияле мотоцикл-чылар укытып чыгаралар. Дәүләт имтиханнарын укучылар Арчада тапшыра, шуңа күрә автомобиль йөртү буенча төп дәресләр анда уза. Туган йортның стеналары да булыша, дигәндәй, укучыларның 80 проценттан артыгы имтиханны беренче тапкырдан ук бирә. Шул сәбәпле, Биектау ДОСААФының рейтингы республикада иң югарылардан берсе булып тора.

Биектау ДОСААФы дәресләрнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген күтәрү, укыту методикасын һәм базасын яхшырту эшен дәвам итә, яңа укучылар җәлеп итү юлларын эзли. Тир бинасында да төзекләндерү эшләре бара. Тиздән төз атуда үз көчләрен сынап карарга теләүчеләр өчен аның ишекләре ачылачак. Димәк, безнең спорт сөюче районыбызда спорт ярышларының тагын бер төре барлыкка киләчәк. Бу тату һәм бердәм коллективка яңа идеяләр, зур уңышлар телисе килә. Ә алар әзерли торган йөртүчеләрнең юллары киң һәм шома, кимчелекләрсез һәм һәлакәтләрсез булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев