Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау үзәк хастаханәсе вакытлыча госпиталь итеп үзгәртелде

Коронавирус район медицина учреждениеләре эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертте. Биектау районы үзәк хастаханәсе дә агымдагы елның 18 маеннан башка төрле эш режимына күчте.

Хастаханәнең стационар бүлеге, поликлиника һәм бала тудыру йорты госпитальгә әверелде. Биредә республика клиник хастаханәләрендә COVID-19 белән авыруның кискен чорын узган кешеләр ахырга кадәр дәваланып, тернәкләнү курсы узачак.

Бүгенге көндә алар өчен 60 урынга исәпләнгән палаталар һәм дәвалау урыннары әзерләнгән. Авыручылар санына карап, дәвалау урыннарын 100гә кадәр арттырырга да мөмкин. Госпиталь пациентларны кабул итүгә тулысы белән әзер. Палаталар тиешле медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән, үпкәгә ясалма сулыш алдыру аппаратлары да җитәрлек дәрәҗәдә. Табиблар сменалап һәрвакыт авырулар янында кизү торачак. Аларның ялын оештыру максатыннан махсус бина әзерләнгән. Анда табиблар өчен йокы, аш һәм ял бүлмәләре булдырылган.

Коронавирус белән авыручы соңгы пациент дәваланып чыкканнан соң да госпиталь тиз генә үзенең элеккеге эш режимына әйләнеп кайтмаячак. Чөнки хастаханәнең барлык медицина хезмәткәрләре мәҗбүри рәвештә 2 атналык карантинга китәчәк. Госпиталь үзе санитарэпидемиологик таләпләр нигезендә дезинфекцияләнәчәк. Бүгенге көндә госпитальнең барлык хезмәткәрләре тиешле квалификация узды. Аларпациентларны кабул итәргә әзер.

- Бүген без эш башларга тулысынча әзер. Медицина хезмәткәрләре барысы да эш режимын кабул итте һәм госпитальнең үзе белән танышып чыкты. Алар барысы да коронавирусны дәвалау үзенчәлекләрен яхшы белә, - дип аңлатты Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табибының дәвалау эшләре буенча урынбасары Фасиль Вәлиев.

18 майдан Биектау үзәк хастаханәсе кичектереп булмый торган һәм планлы медицина ярдәме күрсәтү эшен туктатты. Әмма ашыгыч медицина хезмәте һәм теш дәвалау бүлекләре үз эшләрен элеккеге режимда дәвам итә. Шулай ук офисларда гомуми практика табиблары һәм балалар табиблары авыруларны кабул итәчәк. Авыллардагы фельдшерлык-акушерлык пунктлары, Биектау авылы авыруларны кабул итү офислары, Бөреле, Усад, Чыпчык, Мәмдәл авыллары амбулаторияләре, Дөбьяз авылы участок хастаханәсе - барысы да авыруларны гадәттәгечә кабул итәчәк. Әлеге медицина учреждениеләрендә план буенча күрсәтелә торган медицина ярдәме, диагностика һәм табиб консультацияләре көндезге сәгатьләрдә график буенча оештырыла.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев