Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау үзәгендә өй туе

Биектау тимер юл станциясендә районда беренче 9 катлы яңа йортны ачу тантанасы узды. Йортны 2013 елның маенда төзи башлады һәм кыска гына вакыт эчендә файдалануга тапшырды. Ул 1, 2, 3 бүлмәле 285 фатирдан тора. Әлеге йортта яшәүчеләр фатирларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны...

Биектау тимер юл станциясендә районда беренче 9 катлы яңа йортны ачу тантанасы узды. Йортны 2013 елның маенда төзи башлады һәм кыска гына вакыт эчендә файдалануга тапшырды. Ул 1, 2, 3 бүлмәле 285 фатирдан тора. Әлеге йортта яшәүчеләр фатирларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү, гражданнарны аварияле торактан күчерү һәм социаль ипотека программасы буенча алды.

Фатирлар заманча инженер- коммуникацияләр белән җиһазландырылган, балконнар киң һәм алар декоратив пыяла белән тышланган, ванна һәм туалет бүлмәләре зур, яшәү бүлмәләре уңайлы һәм якты. Иң беренче чиратта, йортта яшәүчеләр өчен куркынычсызлык чаралары күрелгән. Фатирлар яшәр өчен тулысынча әзер - заманча техника, газ плитәләре, кайнар су һәм җылылык белән тәэмин итүче ике контурлы җылыту казаннары, чиста ремонт - кер дә яшә генә. Йортны тантаналы ачуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Тантанага җыелучыларны өй туйлары белән котлап, республика парламенты башлыгы Биектау районы агымдагы елда да социаль объектлар төзелеше күләмен саклап калыр дигән ышаныч белдерде. 2015 елда районда 53,6 мең квадрат метр торак, 2 балалар бакчасы төзелгән. "Тургай" балалар бакчасы - шуларның берсе. Яңа бакча белән Фәрит Мөхәммәтшин да танышып чыкты. "Тургай" күптән түгел генә Биектау районы үзәгендә ачылган иде.

Резида Мубаракова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев