Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау” якташлар җәмгыяте. Казанда очраштык

Халыкара өлкәннәр көне биектаулыларның кайберләре өчен 27 сентябрьдә Казанга - "Биектау" якташлар җәмгыяте оештырган бәйрәмгә барудан башланды. Мондый очрашу икенче тапкыр уздырылды. Район ветераннары узган ел да Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының якташыбыз, полиция генерал-майоры, якташлар җәмгыятенең вице-президенты Фоат Зиннуров җитәкчелек итә торган Казан юридик институтында кунакта булганнар иде. Ветераннарыбыз...

Халыкара өлкәннәр көне биектаулыларның кайберләре өчен 27 сентябрьдә Казанга - "Биектау" якташлар җәмгыяте оештырган бәйрәмгә барудан башланды.

Мондый очрашу икенче тапкыр уздырылды. Район ветераннары узган ел да Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының якташыбыз, полиция генерал-майоры, якташлар җәмгыятенең вице-президенты Фоат Зиннуров җитәкчелек итә торган Казан юридик институтында кунакта булганнар иде. Ветераннарыбыз быел да, уңайлы автобусларга утырып, башкалага килделәр, биредә алар өчен кызыклы экскурсия оештырылды. Болай уйлаганда һәркайсыбызның да Казанда булганы бар, андагы уңай үзгәрешләрне дә күреп-белеп торабыз. Узган елгы Универсиададан соңгылары бигрәк тә күзгә ташлана. Әмма күпләр бу көнне Казанны бөтенләй башкача итеп күрүләренә гаҗәпләнделәр. Шәһәр буйлап сәяхәт иткәннән соң, ветераннарны Казанның юридик институтына алып киттеләр. Биредә югары уку йортындагы музей экспонатлары белән танышырга мөмкин булды. Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре кулланган коралларны, 1833 нче елдан башлап, алар кигән махсус киемнәрне күрдек. Институт коллективының төрле конкурслар һәм ярышларда яулаган Кубоклар, Дипломнар, Мактау грамоталарының күплегенә гаҗәпләндек.

Очрашуның рәсми өлеше уку йортының актлар залында дәвам итте. Биектаудан килгән кунакларны якташлар җәмгыятенең президенты, Татарстан Республикасының ягулык-энергетика ресурсларыннан рациональ файдалануны тәэмин итү һәм аларның сыйфаты Идарәсе начальнигы Роберт Гыйлаҗиев чын күңеленнән матур итеп котлады.

  • Без Урта Идел буеның иң борынгы тарихи, мәдәни һәм рухи үзәкләреннән берсе булган Биектау районыннан булуыбыз белән горурланабыз, - дип башлады сүзен Роберт Фәйзи улы. - Биредә Казан артының данлыклы "Иске Казан" һәйкәле урнашкан. Якташлырыбызның уңышларына без һәрчак сөенәбез. Бүген районда халык хуҗалыгының төрле тармаклары югары тизлектә үсә, социаль һәм сәнәгать объектлары торгызыла, торак йортлар, юллар салына. Бүгенге көндә эшләрнең уңышлы баруына нигезне районның хөрмәтле ветераннары салган. Намуслы хезмәтегез өчен сезгә зур рәхмәт.

Фоат Зиннуров якташлары турында бик күп җылы, ихлас сүзләр әйтте. Ул Ямаширмә авылында Гөлфизә белән Канәфи Зиннуровларның ишле гаиләсендә туып-үскән кеше.

  • Урта мәктәпне тәмамлагач, 18 яшемдә Казанга чыгып киттем, эшләдем, армиядә хезмәт итеп кайттым, белем алдым, әмма кече туган илем белән элемтәне беркайчан да өзмәдем. "Биектау" якташлар җәмгыятендә торучыларның күпчелеге нәкъ менә шушындый юл узганнар. Якташларыбыз - биектаулыларны үзебездә кунак итү безнең өчен зур дәрәҗә, - дип ассызыклады Фоат Канәфи улы. - 1 нче октябрьне Өлкәннәр көне дип атаулары миңа ошамый, мин аны зирәк кешеләр көне дип йөртәм. Барыгызны да лаеклы бәйрәмегез белән котлыйм, сәламәтлек, күтәренке күңел, киләчәккә өмет белән каравыгызны һәм озын гомерле булуыгызны телим.

Якташларын әлеге очрашуны оештыручыларның берсе - Казанның энергетика университеты ректоры Эдвард Абдуллаҗанов та котлады.

  • Мин Биектау районында яшәгән генә түгел, ә бәлки эшләгән дә кеше. Шунлыктан бүген безнең янга килүчеләрнең күбесен якыннан беләм. Араларында җитәкчеләр дә байтак. Бер дә шикләнмичә, Биектау районы - республикада иң ышанычлы районнарның берсе, дип әйтә алам. Андагы коллективларда намуслы, җаваплы кешеләр эшли. Шушы очрашуга килгән кунаклар аша районның барлык ветераннарын Өлкәннәр көне белән котлыйм, аларның, авыруларга бирешмичә, озак яшәүләрен телим, - диде Эдвард Юныс улы.

Роберт Закиров изге гамәлләрдән беркайчан да читтә калмый. Ул үзенең кече туган иле - Дөбъяз авыл җирлеге территориясендә уздырыла торган күп чараларның матди нигезен тәшкил итүче. Әлеге очрашуны оештыруга да үзеннән өлеш керткән.

  • Мин Биектау районында туып-үсүем белән горурланам. Төпле белемне һәм тәрбияне без нәкъ менә шушында алдык, мөстәкыйль, җаваплы хезмәткә әзер булып, олы тормышка шушыннан аяк бастык. Безгә матур үрнәк булганнары өчен әти-әниләргә, укытучыларга, авылдашларга рәхмәт, - дип сөйләде Роберт Камил улы.

Илнар Мөхлисов район хакимияте исеменнән очрашуны оештыручыларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

  • "Биектау" якташлар җәмгыятенә керүчеләр арасында күпләр республикада җаваплы урыннарда эшләүчеләр, алар бик мәшгуль кешеләр. Әмма район ветераннары өчен шушындый җылы очрашу оештырырга вакыт тапканнар. Район башлыгы Рөстәм Галиулла улы исеменнән аларга зур рәхмәт белдерәсем килә. Якташлар җәмгыяте район кешеләрен һәм тумышы белән шушы яктан булучыларны берләштерә һәм бер йодрыкка туплый, районда уздырыла торган күп чараларны оештыруда ярдәм итә. Аларга тормышларында һәм эшләрендә уңышлар телим, - диде Илнар Ильяс улы. Ул очрашуга җыелучыларны җитештерү һәм социаль бурычларны хәл итү буенча районда эшләрнең ничек торуы белән дә таныштырып узды.

Кунаклар өчен юридик институт хезмәткәрләре һәм курсантлары көче белән әйбәт концерт оештырганнар иде. Игорь Горчаков, Искәндәр Закиров, Регина Хәйбрахманова, Энҗе Исхакова, Алмаз Мөбәрәкшин һәм башкалар тамашачыларга рус һәм татар телләрендә күңелле җырларын бүләк иттеләр.

Аннары ветераннарны институтның бәйрәм табыны әзерләнгән ашханәсенә чакырдылар. Кунаклар һәм очрашуны оештыручыларның кызыклы әңгәмәсе табын янында да дәвам итте.

Кунакка килгән биектаулылар исеменнән ветераннар советы рәисе Билал Шиһабетдинов чыгыш ясады.

  • Бу залда төрле елларда районның икътисады һәм социаль өлкәсе үсешенә үз өлешләрен керткән ветераннар утыра. Араларында хуҗалык җитәкчеләре, халык хуҗалыгы белгечләре, механизаторлар һәм терлекчеләр, укытучылар һәм медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе һәм башка һөнәр вәкилләре бар. Аларның һәркайсы турында бик күп мактау сүзләре әйтергә мөмкин, абруй һәм хөрмәтне алар намуслы хезмәтләре белән яуладылар, - диде Билал Сәллах улы һәм кайбер ветераннарны исемнәре белән атады. Ул очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдерде, районның барлык ветераннарына бәхет, сәламәтлек, күтәренке рух теләде.

Мондый игътибарлылыктан, шундый матур итеп хезмәт күрсәтүдән, сый-хөрмәттән район ветераннарының күңелләре булды, кәефләре күзгә күренеп яхшырды. Шул ук уңайлы автобуслар аларны туган йортларына - Биектауга кайтарып куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев