Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау укучысы Черногориядә Халыкара конкурста катнашачак

Яңа башланып киткән 2017 ел республикабыз һәм Биектау районының мәдәни тормышында вакыйгаларга бай булды. Балалар һәм үсмерләр иҗатына бик күп чаралар багышланды. Агымдагы елның инде 2 аенда ук бәйгеләр, шул исәптән музыкага багышланганнары да күп булды. Бу 1 нче балалар музыка мәктәбендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,...

Яңа башланып киткән 2017 ел республикабыз һәм Биектау районының мәдәни тормышында вакыйгаларга бай булды. Балалар һәм үсмерләр иҗатына бик күп чаралар багышланды.

Агымдагы елның инде 2 аенда ук бәйгеләр, шул исәптән музыкага багышланганнары да күп булды. Бу 1 нче балалар музыка мәктәбендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, педагог Гүзәл Гыйльманованың фортепиано классында белем алучы Биектау кызлары - Алина Муллина белән Арина Хөснияровага талантларын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Алина музыка мәктәбенең 5нче, ә Арина 2нче сыйныфын тәмамлый. Бик яшь булуларына карамастан, алар күп кенә Халыкара һәм республика конкурсларында катнаштылар һәм безнең районның бердәнбер пианисткалары булдылар.

Гыйнвар азагында республикада бөек татар композиторы Нәҗип Җиһановның 105 еллыгы билгеләп үтелде. "Жиһанов-Vivo" IIнче Ачык республика фестиваль-конкурсы әлеге датага багышланды. Бәйге Казан шәһәренең 14 нче номерлы музыка мәктәбендә узды. Анда Татарстандагы төрле музыка мәктәпләреннән 6 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге укучылар катнашты. Жюри составына Н.Җиһанов исемендәге Дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт консерваториясе каршындагы музыка мәктәбе, И.В.Аухадиев исемендәге Казан музыка көллияте педагоглары, Мәскәү шәһәренең мактаулы мәдәният хезмәткәрләре керде. Әлеге конкурста Алина Муллина һәм Арина Хөсниярова призлы урыннар алдылар.

Февраль аенда мәктәптән тыш республика Үзәге һәм "РИТМ" Халыкара фестиваль театры балалар һәм үсмерләр иҗатының "Илһам" ("Вдохновение") Төбәкара фестиваль-конкурсын оештырдылар. Анда катнашырга һәвәскәрләр дә, шулай ук профессионаллар да - солистлар һәм иҗат коллективлары чакырылды. Конкурс уен коралларында башкару, вокаль башкару (җыр), хор җыры, хореография номинацияләре буенча уздырылды. Арина Хөсниярова "Уен коралында башкару. Фортепиано" номинациясендә чыгыш ясады һәм 1 дәрәҗә Дипломант исемен яулады!

25 февральдә Казан шәһәренең 4 нче музыка мәктәбе базасында узган моннан соңгы конкурс беренче тапкыр уздырылды. Ул пианистларның "Нурлы Казан" ("Светозарная Казань") Халыкара конкурсы иде. Аңа бөтен Россиядән пианистлар: музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары, музыка училищелары, көллиятләре һәм югары һөнәри белем учреждениеләре студентлары, музыкаль уку йортлары педагоглары, һәвәскәр пианистлар җыелды. Әлеге бәйгедә безнең район намусын Арина яклады. Ул бездәге күркәм гадәт буенча призлы урынга лаек булды һәм I дәрәҗә Лауреат дипломын һәм Герцег Нови шәһәрендә (Черногория Республикасы) "УгуаМиас" Халыкара конкурс-фестивалендә катнашуга чакыру алды. Үз яшенә карата Арина үтә дә катлаулы әсәрләрне башкарды һәм, әлбәттә инде, абруйлы жюри моңа игътибар итми калмады.

25 февральдә Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы патронатында Россия Федерациясе һәм чит илләрдән килгән коллективлар һәм башкаручылар өчен балалар һәм үсмерләр иҗатының Xнчы Ачык Бөтенроссия юбилей фестиваль-конкурсы башланды. Фестиваль иксез-чиксез илебезнең барлык почмакларыннан килгән балаларны җыеп дуслаштыра алды. Анда Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ярославль, Пермь, Самара, Яр Чаллы, Чабаксар, Әстерхан, Екатеринбург, Төмән, Ханты-Манси автономияле округы - Юградан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән иҗат коллективлары катнашты. Конкурс чыгышлары С.Сәйдәшев исемендәге зур Дәүләт концерт залы сәхнәсендә узды. Арина II дәрәҗә Лауреат Дипломы алды.

Биектауда менә шундый "йолдызлар" кабынды. Алар - Биектау районының бөтен Россияне "балкыткан" беренче музыкаль "йолдызлары"!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев