Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яшәүче Фәйзрахман Әхмәтҗанов 100 нче туган көнен билгеләп үтә

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Әхмәтҗановны 100 яшьлек юбилее белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде. Ул юбилярга чын күңелдән сәламәтлек, якыннарының тәрбиясендә озак яшәвен теләде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында үзен аямый, ил тынычлыгы өчен сугышканы өчен чиксез зур рәхмәтләрен җиткерде. Рөстәм Галиуллович юбилярга илебез...

Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Әхмәтҗановны 100 яшьлек юбилее белән котларга Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да килгән иде.
Ул юбилярга чын күңелдән сәламәтлек, якыннарының тәрбиясендә озак яшәвен теләде. Шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында үзен аямый, ил тынычлыгы өчен сугышканы өчен чиксез зур рәхмәтләрен җиткерде.
Рөстәм Галиуллович юбилярга илебез президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен һәм Биектау районы администрациясеннән бүләкләр тапшырды.
Фәйзрахман Әхмәтҗанов Биектау районы Красна авылында туган.
Бөек Ватан сугышына үзе теләп китә. Смоленск тирәсендә сугыша. Шунда өши һәм тылга җибәрелә. Танкларны баткаклыктан, ватылган урыннардан чыгара. 1945 елга кадәр шулай дәвам итә.
Хәзергесе вакытта Биектау тимер юл станциясе бистәсендә яши. Дүрт бала тәрбияләп үстерә. Кызганычка каршы бер баласы хәзергесе көндә исән түгел. Хатыны да 2000 елны гүр иясе булган. Балаларыннан 8 оныгы һәм 6 оныкчыга бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев