Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Биектау» телерадиокомпаниясен тамашачы басып алкышлады

Узган җомгада Биектауда гаять зур һәм мөһим вакыйга булып узды. 24 ноябрьдә «Биектау-ТВ» телерадиокомпаниясе үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чара район үзәк мәдәният йортында узды. «Биектау-ТВ» хезмәткәрләре юбилей кунакларын фойеда ук күңелле сюрпризлар белән каршылады. Театраль тамаша геройлары кунакларга «Биектау хәбәрләре» газетасының юбилей санын бүләк итте, Теләгән кеше...

Узган җомгада Биектауда гаять зур һәм мөһим вакыйга булып узды. 24 ноябрьдә «Биектау-ТВ» телерадиокомпаниясе үзенең 5 еллык юбилеен билгеләп үтте. Тантаналы чара район үзәк мәдәният йортында узды.

«Биектау-ТВ» хезмәткәрләре юбилей кунакларын фойеда ук күңелле сюрпризлар белән каршылады. Театраль тамаша геройлары кунакларга «Биектау хәбәрләре» газетасының юбилей санын бүләк итте, Теләгән кеше бәйрәм баннеры алдында фотога төште. Шунда ук узган гасыр экспонатларыннан гына торган радио- һәм фототехника музей-экспозициясе урнаштырылган иде. Театр кием элгеченнән башлана дигән мәкаль безнең бәйрәмгә турыдан-туры кагыла иде. Урамда ук бәйрәм мохите сизелеп торды.

Бәйрәмнең төп өлеше сәхнәдә башланып китте. Тамашачы иң элек Биектау районы массакүләм мәгълүмат чараларының оешуына, үсешенә багышланган фильм карады. Тарихи фильмга «Мандарин» бию студиясе коллективы чыгышы кушылып китте. Ә мандаринлылар тамашачыны җилкендерә, дәртләндерә белә! Тамаша концерт номерлары белән үрелеп барды. Юбилей кунаклары бер-бер артлы сәхнәгә менеп юбилярны котладылар, кайнар теләкләрен җиткерделәр.

Котлау сүзләре компаниянең барлык хезмәткәрләре өчен яңгырады. Күп кенә хезмәткәрләр Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына лаек булды. Ә район хакимияте башлыгы телерадиокомпаниягә бүләк итеп 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Район башлыгының бүләге компаниянең матди-техник базасын ныгытуга юнәлдереләчәк.

Тамашачылар «Биектау-ТВ» хезмәткәрләрен юмарт алкышлады. Чөнки чал тарихлы Биектау төбәгенең рухи, мәдәни һәм матди кыйммәтенә әверелгән «Биектау-ТВ» телерадиокомпаниясе бүген районда яшәүче һәр кешенең эшчәнлеген, һәр авылның тормыш көнкүрешен чагылдырып бара, районның, аның икътисади һәм мәдәни тормышының тарихи еъүязмасын - видеоязмасын алып бара.

Юбилярларны котларга мәртәбәле кунаклар да килгән иде. Алар арасында Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камиль Садриев, «Татмедиа» АҖ генераль директоры урынбасары Марина Коновалова (сүз уңаеннан, журналистлар бердәмлеге юбилей чараларында да сизелә - алар бәйрәмгә дә бердәм, күмәк булып килгән иде), «Татарстан-24» яңалыклар каналында яңалыклар чыгарылышын алып баручы Ирина Лебедева, Саба һәм Мамадыш районыннан килгән коллегалар, «Татар радиосы» музыкаль радиостанциясе хезмәткәрләре бар иде.

Кунаклар билгеләп үткәнчә, «Биектау» медиахолдингында тырыш, профессиональ яктан өлгергән, иҗади кешеләр эшли. Алар яңадан-яңа кызыклы проектлар, мавыктыргыч, файдалы тапшырулар уйлап табалар. Программаларында хезмәт кешесе фикере, аның мәнфәгатьләре ярылып ята. Холдингның авыл халкына булган йогынтысы да бәхәссез. Бүген «Биектау-ТВ» бөтен республикага трансляцияләнә. Җирле телерадикомпания район хакимияте, аерым алганда аның башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның даими ярдәмен тоеп эшли. Аның булышлыгы белән 2014 елда телевидениенең үзенең кабельле каналы булдырыла. Мондый канал телевидение тапшыруларын районның барлык территориясендә дә карага мөмкинлек бирде.

Бүген «Биектау ТВ» - республикада заманча телеканалларның берсенә әверелде. Ул цифрлы технологияләргә нигезләнгән.

Телекомпаниянең төп программаларының берсе - «Яңалыклар» чыгарылышы. Һәр чыгарылышны район халкы көтеп ала. Яңалыклар гына түгел районның кызыклы шәхесләре, алдынгы хезмәткәрләре, шәхси эшмәкәрләр, фермерлар турында мавыктыргыч программалар дөнья күрә, мәгариф, мәдәният, спорт тормышы даими чагыла.

«Биектау» телерадиокомпаниясенең матди-техник базасы елдан-ел яңарыш кичерә, заманча техника белән тулыландырыла. Программаларны үз эшләренә фанатларча бирелгән профессиональ журналистлар әзерли.

Бүгенге көндә радио атнасына 6 көн эфирга чыга, ә телевидение программаларын атнасына ике көн - сишәмбе һәм җомга көннәрендә карарга була. Үзенең яраткан юбилярын котларга килгән тамашачы зур залга да сыймады. «Биектау» телерадиокомпаниясен басып алкышладылар алар. Бу район халкының эчкерсез мәхәббәте турында сөйли торган факт. Әлбәттә, редакция һәм телерадиокомпаниягә алга таба тагын да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирә, өмет уята торган якты фал бу.

Зөһрә Вәлиуллова,

Роза ИБРАҺИМОВА фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев