Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районының яшь янгын сүндерүчеләре - Татарстанда иң яхшылар арасында

Янгыннарга каршы өлкәннәр генә түгел, балалар да көрәшә. Аларның эше, әлбәттә, алгы сызыкта түгел, ә профилактик юнәлештә бара. Шул ук вакытта аларның да эш нәтиҗәләре буенча үз күрсәткечләре бар. Мәсәлән, безнең республикада яшь янгын сүндерүчеләрнең иң яхшы дружинасын сайладылар. Беренче урында - Яр Чаллы. Аларның эзенә басып биектаулылар бара. Чернышевка урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Огонек” командасына лаеклы бүләкләрен тапшырдылар.

Әлеге балалар, бәлки, профессиональ янгын сүндерүчеләр кебек эш итә дә алмаганнардыр, аның каравы киемнәрнең ни дәрәҗәдә авыр булуын үз җилкәләрендә тойдылар. Чернышевкадан яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы шушы вакыйгада төшерелгән видеофотоны республика бәйгесенә җибәргән. Алар анда 50 катнашучы арасында икенче урынга чыкканнар. “Огонек” отряды составында 10 янгын сүндерүче. Аларның алларына куйган төп максатлары - үзләреннән кечерәк балаларны спорт, рәсем, шигырь бәйгеләре һәм квизлар аша уен формасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү.

- Яшь янгын сүндерүчеләр әле үзләре дә өйрәнеп кенә киләләр. Янгын килеп чыкканда нишләргә кирәклегенә төшенәләр. Аннары шушы күнекмәләргә үзләреннән кечерәкләрне дә өйрәтергә тырышалар, - диде “Огонек” яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы отряды җитәкчесе Диана Петросян.

- Күнегүләр вакытында без янгын җиңсәсе белән урамга чыгып, янгынны сүндерергә тырыштык, - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты “Огонек” яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы әгъзасы Михаил Кузьмичев.

Миша янгын сүндерүче хезмәтенең нәрсә икәнлеген үзе сынап карады. Ул карны да сүндерде, янгын машинасына да утырып торды, махсус киемнәр киеп тө йөгерде. Мишаның үзенең әйтүенә караганда, киемнәрне 40 секундта киеп өлгергән. Менә шундый җитез эш иткән ул.

Мондый дружиналар Татарстандагы барлык мәктәпләрдә дә бар. Алар республикада дүрт йөзләп. Шуларның 50 се “Яшь янгын сүндерүчеләрнең иң яхшы дружинасы” республика конкурсында катнашкан. Беренче урынны чаллылылар яулаган. Киләсе елга Чернышевка дружинасы да бары тик беренчелекне генә алырга тырышачак.

Я н г ы н к у р к ы н ы ч с ы з л ы г ы мәсьәләсендә Айбаш һәм Шәпше мәктәбе кызлары да район җиңүләрен арттырдылар. Алар янгын куркынычсызлыгы буенча балалар-үсмерләр иҗатының “Неопалимая купина” дип аталган Бөтенроссия конкурсының республика этабына иҗади эшләрен җибәргәннәр.

Җибәрелгән 512 хезмәт арасыннан Айбаш мәктәбеннән Лилия Шиһапова әзерләгән “Стихияләр көрәше” дип аталган хезмәт сәнгати-рәсем иҗаты номинациясендә иң лаеклы эш дип танылган. Иҗатның техник төрләре арасында икенче урында Шәпше мәктәбеннән конкурска “Янгын калканы”н җибәргән Азалия Мөхәммәдиева.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев