Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районының тагын ике авылына газ килде

30 сентябрьдә Биектау районында тагын бер газүткәргеч сафка басты. Шулай итеп, районның тагын 1000 йорты зәңгәр ягулык белән тәэмин ителәчәк. Газүткәргеч ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Низамовлар гаиләсе Эстачи авылында бер елдан артык яши. Моңа кадәр өйне дә электр белән җылытканнар, ашарга да электр плитәсендә әзерләгәннәр. Электр өчен түләүләр 5 урынлы саннар белән исәпләнгән.

“Соңгы вакытларда ай саен 12-17 шәр мең сум акча түләдек. Безнең гаилә өчен электр бик кыйммәткә төшә иде. Газ кергәч аена 3 меңләп түләрбез дип уйлыйбыз”, - ди йорт хуҗасы Ильфер Низамов.

Хуҗабикә Талия дә өйләренә зәңгәр ягулык килгәненә шатланып туя алмый. Хәзер инде баллондагы газ җитәрме-юкмы дип кайгырып утырасы түгел, йортта һәрвакыт газ булачак. Дөрес, аларның камыр пешерә торган шкафлары электр белән эшли икән. Низамовлар гаиләсе анысы гына электрны артык күп “ашамас” дигән өметтә кала.

Пермяки авылы халкының шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Ул газ үткәрүчеләргә эшне оператив рәвештә башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Югыйсә, Пермяки авылына газ график буенча 2022 елның декабрь аенда гына килеп җитәргә тиеш иде.

“Агымдагы елда районда 140 мең квадрат метр торак төзеп файдалануга тапшырырга ниятлибез, - дип билгеләп үтте Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. - Торакны төзегәннән соң аңа су, газ, электр кертү, башка төр коммуникацияләр үткәрү, йортның әйләнә-тирәсен төзекләндерү кебек эшләр башкару иң мөһимнәреннән санала”.

Биектау районындагы яңа торак пунктларына газ үткәрү Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгын газлаштыру төбәк программасы кысаларында тормышка ашырылды. Әлеге программа 2023 елга кадәр дәвам итәчәк.

Бу атнада Биектау районында беренче объект сафка басты. Пермяки авылында гына да 1000 якын шәхси йорт исәпләнә. Бүгенге көндә кеше яши торган 500 йортка газ керде инде. Калганнарына газ хуҗалар үз өйләренә күчкәч тоташтырылачак. Торак-коммуналь хуҗалыгын газлаштыру төбәк программасы нигезендә Татарстан авыллары арасында - 100 км, авыллар эчендә 700 км газүткәргеч сузылачак.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев