Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районының сәүдә нокталарында битлек режимының ничек үтәлүе тикшерелде

Битлек киеп йөрү көндәлек күренешкә әверелде. Кем булуыңа, кайда һәм нинди вазифада эшләвеңә карамастан, җәмәгать урыннарында һәр кеше дә битлек киеп йөрергә тиеш. Шәхси саклану чараларын куллану мәсьәләсендә эшләр ничек тора һәм битлек режимын бозучыларга нинди җәза чаралары күрелә?

Биектау авылындагы сәүдә-күңел ачу комплексында битлек режимын үтәргә кирәклек турында бөтен җирдә белдерүләр эленеп тора. Сәүдә нокталарында эшләүчеләрнең барысы да әлеге таләпләрне җиренә җиткереп үтиләр. Кибетләргә керүчеләрнең күпчелеге битлектән йөри.

- Соңгы вакытларда кешеләр тәртиплерәк була башладылар, битлексез йөрүчеләр сирәгәйде. Ә инде кибеткә битлексез керергә батырчылык итүчеләр күп дигәндә сәүдә залының уртасына гына җитәләр, чөнки полиция хезмәткәрләре әлеге мәсьәләне бик тиз хәл итәләр, - дип сөйләде өлкән сатучы Гөлназ Закирова.

Тәртип бозучылар пәйда булуга ук полиция тиешле чарасын күрә дә башлый. Гражданнарның күпчелеге таләпләрне аңлап кабул итсә дә, барыбер көн саен битлек кияргә иренүчеләр табылмый калмый. Без кибеттә вакытта бер яшь кешегә битлек режимын бозган өчен бер мең сум штраф салдылар. Әгәр дә ул ялкауланып тормыйча, күп кешеле урынга кергәндә иягендәге битлеген өскәрәк күтәргән булса, вакытын да, акчасын да янга калдырыр иде. 1000 сум әле ул физик зат өчен иң аз суммадагы штраф.

- Физик затлар өчен штраф суммасы 1 мең сумнан 30 мең сумга кадәр. Ә шәхси эшмәкәрләргә штраф 10 мең сумнан 50 мең сумга кадәр билгеләнгән, - дип аңлатты ТРның Биектау район суды рәисе ярдәмчесе Эльвира Халитова.

- Биектау районында барлыгы ике меңнән артык протокол төзелгән. Алар барысы да тикшерү өчен судка юлланганнар. Административ материалларны караганнан соң, суд тарафыннан гаепле кешеләргә 1500 сумнан күбрәк күләмдә штраф салу турындагы карарлар кабул ителгән.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев