Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында прокурорлар аллеясына нигез салынды

9 октябрьдә Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм рәвештә агач утырттылар. Республикада быел мондый чара өченче тапкыр уздырылды. Акциягә Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә кушылды. Алар Казанның юридик институты укытучылары белән бергәләп “Казан арты” паркында нарат үсентеләре утырттылар. Шулай итеп, районда “Прокуратура аллеясы”на да нигез салынды. Аллеяга беренче 40 үсенте «Инеш» бассейны каршындагы территориягә утыртылды.

Наратның төп билгесе - ныклык, ул дымга чыдам, төз, хуш исле, җәен дә, кышын да яшел төсен югалтмый торган матур агач.

Прокурорлар аллеясы, иң беренче чиратта, органнарда эшләп киткән ветераннарга чиксез хөрмәт күрсәтү символы булып тора. Карап торсаң, агачлар бик тиз тамыр җәеп, ныгып китәр. Яшеллек, саф һава һәм нарат исе ял итәргә килгән кешеләрне дә җәлеп итәр. “Прокурорлар аллеясы” ел саен язгыкөзге чорда яңа агачлар белән тулыланыр дип көтелә. Һәрхәлдә, прокуратура хезмәткәрләре һәм юридик институт укытучылары матур гадәтне алга табада дәвам итәргә килештеләр. “Прокурорлар аллеясы”на Россия прокуратурасы оешуның 300 еллыгына багышлап нигез салынды. Юбилей 2022 елның 12 гыйнварына туры килә. Агач утырту акциясе илнең барлык төбәкләрендә дә уздырылачак.

Реклама

“Без катнашучыларның һәркайсына районыбызның урман ресурсларын саклау һәм арттыру мәсьәләсенә битараф булмаган мөнәсәбәте өчен рәхмәтлебез", - дип шәрехләде “Шәһәр яны урманчылыгы” җитәкчесе урынбасары Алмаз Ханнанов. - Мондый акциягә прокуратура, суд хезмәткәрләре дә кушылуы матур күренеш. Атна дәвамында Биектау районына караган 6 мәйданда яшь үсентеләр утыртылды”. Мондый акцияләр катнашучыларга урманга, табигатькә сак караш тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев