Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында комбайннар парады узды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгы боерыгы нигезендә Биектау районы хуҗалыкларында урыпҗыю эшендә катнаша торган комбайннарның кырга чыгуга әзерлеген тикшерү буенча чаралар уздырылды.

Билгеле булганча, бу көннəрдə Татарстанда агросəнəгать комплексы предприятиелəрендə игеннəрне урып-җыюга һəм килəсе ел уңышы өчен туфракны төп эшкəртүгə əзерлекнең торышы буенча тикшерү бара.

Чараның максаты - ашлык җыю машиналары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һəм җайланмаларны урып-җыю кампаниясенə вакытында һəм сыйфатлы əзерлəүне, шулай ук агрегатларны җəйге һəм көзге кыр эшлəренə əзерлəүне тəэмин итү. Биектау районында узган комбайннар парадында 8 хуҗалык үзенең урып-җыю техникасын тəкъдим итте. Комиссия əгъзаларының аерым игътибары механизаторлар өчен кызыксындыру чараларын булдыруга һəм хезмəтне саклау талəплəрен үтəүгə юнəлтелде. Биектау районы авыл хуҗалыгы һəм азык-төлек идарəсе җитəкчесе Рəхимҗан Кəримов сүзлəренə караганда, райондагы барлык техника урып-җыю сезонына тулысы белəн əзер.

“Урып-җыю эшлəрендə барлыгы 61 комбайн катнашачак, - диде идарə җитəкчесе. - Якын көннəрдə «Татарстан» һəм «Красная заря» хуҗалыкларына комбайннар кайтачак”.

Тагын берничə техника ремонтта тора. Алары да кампания башлануга сафка басачак. Хуҗалыклар барысы да югары квалификацияле механизаторлар белəн тəэмин ителгəн. Механизаторларның төп максаты - уңышны югалтуларсыз җыеп алу.

Реклама

Бүгенге көндə район кырларында 19 мең гектар язын чəчелгəн культуралар, 12 мең гектарда көзге культуралар бар.

"Быел Биектау районы кырларында мул уңыш үсте. Һава шартлары да без көткəн өметне аклады. Əмма безнең халыкта: “Кырдагысы түгел, амбардагысы ашлык”, - дигəн əйтем бар. Зур тырышлык белəн үстерелгəн ашлыкның язмышы комбайнчылар кулында”, - ди Биектау районы авыл хуҗалыгы һəм азык-төлек идарəсе җитəкчесе Рəхимҗан Кəримов.

Бу көннəрдə республиканың 43 районында агросəнəгать комплексының урып-җыюга əзерлеге тикшерелə. Комиссия əгъзалары районнардагы барлык комбайннарны карап чыгып, аларның техник торышына тиешле бəя бирə. Янгын сүндерү җайланмаларына, беренче медицина ярдəме күрсəтү аптечкаларына аерым игътибар бирелə, механизаторларның хезмəт куркынычсызлыгын тəэмин итү чаралары да күз уңында.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев