Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында экологик курорт булачак

“Татарстан көзгеләре” проекты туристлык-рекреация кластерлары булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында халык тарафыннан тавыш бирүдә җиңү яулады. Зәңгәр күлләрне әйләндереп алган территориядә экокластер булдыруны күздә тотучы “Высокогорский” туристлык-рекреация кластеры проекты 18 мең 476 “лайк” җыйды.

Кластер махсус саклана торган 3 табигый территорияне - чип-чиста өч сулыгы белән “Зәңгәр күлләр” заказнигын, тыелулы Семиозерка урманын һәм Казансу елгасын үз эченә ала. Дайверларның һәм кышкы коенулар белән мавыгучыларның яраткан урыны - Зәңгәр күлләр. Күлнең иң тирән урынының тирәнлеге 18 метр тәшкил итә, ә су температурасы елның теләсә кайсы фасылында + 4 градус билгесендә тора. Зәңгәр күлләр тиздән Татарстан туристларын һәм бөтен Россиядән килүчеләрне генә түгел, хәтта чит ил кунакларын да үзенә җәлеп итеп торыр. Проект концепциясе - мегаполистан 30 минутлык ераклыктагы кыргый табигать. Шушында, Биектау районында, экологик мәгърифәтчелек һәм актив ял үзәген дә булдырырга планлаштыралар. Кластер территориясе Татарстан Республикасының Биектау районын, Казан шәһәренең Авиатөзелеш һәм Совет районнарын берләштерер. 5000 гектарлап мәйданда яңа туристлык маршрутлары, кемпинг өчен әзерләнгән мәйданчыклар һәм заманча, яхшылап ял итү өчен кирәк булган бөтен инфраструктура булдырылачак.

Бүләкләү тантанасы 16 нчы октябрьдә Тула шәһәрендә, “Октава” иҗади индустриаль кластерда узды. Җиңүчеләрне табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Президентының махсус вәкиле Сергей Иванов котлады һәм экологик туризмны үстерүнең Россия икътисады үсешендә стратегик юнәлеш булуын билгеләп үтте. “Высокогорский” туристлык-рекреация кластеры проекты җиңгән өчен дипломны Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга тапшырдылар. Рөстәм Галиуллович шушы ук көнне инстаграмда районда экокластер булдыру идеясен хуплап тавыш бирүчеләрнең барысына да рәхмәтен җиткерде.

Х а л ы к т а в ы ш б и р ү е нәтиҗәләре буенча иң яхшы унлыкка “Диңгез-Море Татарстана” (ТРК “Камское Устье”) проекты керде һәм ул 8 мең 810 “лайк” җыйды. Әлеге проект Кама Тамагында гамәлгә ашырылачак. Экокурорт махсус саклана торган ике табигый территорияне урта Иделдә спелеотуризмның бердәнбер объекты булган Юрьев мәгарәсен һәм 136 м биеклектәге күзәтү мәйданчыгы - Лобач тавын берләштерә. Проект концепциясе “диңгез уйлаганга караганда якынрак” дигәнне аңлата.

Туристлык-рекреация кластерларын булдыруга Бөтенроссия конкурсы “Экология” милли проектын һәм 2035 елга кадәр Россиядә туризмны үстерү Стратегиясен тормышка ашыру кысаларында Россия Федерациясенең стратегик инициативалар Агентлыгы тарафыннан оештырылган. Конкурста катнашырга Россиянең 68 төбәгеннән 115 гариза килгән. Татарстан берьюлы 5 проект тәкъдим итә. Болар - “Нижняя Кама”, “Рыбная Слобода”, “Волжско-Камский”, “Высокогорский”, “Камское Устье” проектлары.

Июль аенда тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Татарстанның ике проекты (“Высокогорский” ТРК һәм "Камское Устье” ТРК) Россиянең иң яхшы 36 проекты арасына керде. Алар, барлыгы 74 мең тавыш җыеп, төбәкләр арасында беренче урынны алдылар. 30 нчы сентябрьдә конкурс финалистларын сайлап алу буенча икенче халык тавыш бирүе башланып китте һәм ул 10 нчы октябрьдә тәмамланды. Аның нәтиҗәсе буенча җиңүче 10 территория башкарма властьның федераль һәм региональ органнарыннан проектларны тормышка ашыруга ярдәм алачаклар.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев