Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районыннан хатын-кыз йөртүче Казанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан

Кичә иртән Казанның Копыдов урамында өч чит ил машинасы бәрелгән. Бу хакта Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәте хәбәр итте. Авария 8.55 сәгатьтә 5 нче йорт янында була. 62 яшьлек ир утырган Opel Astra машинасы VW Polo машинасына утырган Биектау районыннанда яшәүче хатын-кыз белән бәрелешә. Бу бәрелү нәтиҗәсендә, чит ил машинасы 27...

Кичә иртән Казанның Копыдов урамында өч чит ил машинасы бәрелгән. Бу хакта Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәте хәбәр итте.
Авария 8.55 сәгатьтә 5 нче йорт янында була. 62 яшьлек ир утырган Opel Astra машинасы VW Polo машинасына утырган Биектау районыннанда яшәүче хатын-кыз белән бәрелешә. Бу бәрелү нәтиҗәсендә, чит ил машинасы 27 яшьлек йөртүче утырган SsangYong ка килеп керә.
Юл-транспорт һәлакәтендә руль артында утырган хатын-кызның җилкәсе һәм баш чүмече бәрелеп имгәнә.
Юл-трансопорт һәлакәте Opel Astra машинасы гаебендә килеп чыга, ул юл йөрү кагыйдәләренең 9.10, 10.1 пунктлары нигезендә, хәрәкәтләнүче өчен дөрес тизлек һәм ике машина арасындагы дистанцияне дөрес сайламаган дип хәбәр итә Автотат.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев