Биектау районында язгы кыр эшләре дәвам итә
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 19 апрельгә район кырларында 3,6 мең га мәйданда уҗым культураларын (планлаштырылганның 28%) һәм күпъеллык үләннәрнең 4,1 мең га мәйданында өстәмә тукландыру уздырылган. Күпъеллык үләннәрне тырмалау буенча 15,9 мең га мәйданның 3,5 мең га. эшләр башкарлган. Бу 22% дигән сүз. Район...
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, 19 апрельгә район кырларында 3,6 мең га мәйданда уҗым культураларын (планлаштырылганның 28%) һәм күпъеллык үләннәрнең 4,1 мең га мәйданында өстәмә тукландыру уздырылган.
Күпъеллык үләннәрне тырмалау буенча 15,9 мең га мәйданның 3,5 мең га. эшләр башкарлган. Бу 22% дигән сүз.
Район хуҗалыкларында бүгенге көндә орлыкларга инкрустация* ясала. Хәзерге вакытта инкрустация 1,9 тонна (36%) орлыкка уздырылган, барлыгы 5,2 тонна орлыкка шундый махсус процедура уздырасылары бар.
Алда санап киткән әлеге барлык төр эшләр буенча да Биектау районы Татарстан районнары арасында "яшел зонада", ә бу район кырларында эшнең планлаштырылган срокларда уздырылуы турында сөйли.
* инкрустация - орлыкларны өстәмә туклыклы сыекча белән каплау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев