Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында якташыбыз Галимҗан Баруди мирасын барлыйлар

Быел күренекле мәгърифәтче, реформатор, фәлсәфәче, дин әһеле Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Бу уңайдан, әдипнең туган ягы Биектауда Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I Республикакүләм фәнни-тикшерү укулары үткәрелә. Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Биектау районы мәгариф бүлеге. Чараның максаты - укучыларның игътибарын Галимҗан Баруди шәхесе,...

Быел күренекле мәгърифәтче, реформатор, фәлсәфәче, дин әһеле Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Бу уңайдан, әдипнең туган ягы Биектауда Галимҗан Барудиның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган I Республикакүләм фәнни-тикшерү укулары үткәрелә.

Чараны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты, Биектау районы мәгариф бүлеге.

Чараның максаты - укучыларның игътибарын Галимҗан Баруди шәхесе, аның эшчәнлеге, хезмәтләре, халкыбызның тарихындагы роленә юнәлтү, фәнни-эзләнү эшчәнлегенә тарту.

Укуларда катнашырга теләк белдереп төрле төбәкләрдән барлыгы 72 гариза килгән. Укуларның I турына инде йомгак ясалган.
Укуларның II турына үтүчеләр 24 гыйнварда Биектау муниципаль районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенә чакырылдылар, дип хәбәр иттеләр Биектау районы мәгариф бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев