Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында праймериз 25 мәйданчыкта уздырылачак

Биектау районында праймериз 25 мәйданчыкта уздырылачак, шуларның 10сында инде ул уздырылган. Алдан тавыш бирү процедурасы партиянең Ямаширмә башлангыч бүлегендә, шулай ук тагын 3 башлангыч бүлекчәдә үткәрелде. Аларда Дәүләт Советы депутаты Разия Габделәхәт кызы Садыйкова, шулай ук җирле сәяси совет секретаре урынбасары Ләйсән Илгиз кызы Галәүтдинова катнашты. Аларның һәркайсы да сайлау...

Биектау районында праймериз 25 мәйданчыкта уздырылачак, шуларның 10сында инде ул уздырылган.

Алдан тавыш бирү процедурасы партиянең Ямаширмә башлангыч бүлегендә, шулай ук тагын 3 башлангыч бүлекчәдә үткәрелде. Аларда Дәүләт Советы депутаты Разия Габделәхәт кызы Садыйкова, шулай ук җирле сәяси совет секретаре урынбасары Ләйсән Илгиз кызы Галәүтдинова катнашты.

Аларның һәркайсы да сайлау хокукына ия булган кешенең, мәйданчыкка килеп, кандидатларның чыгышын тыңлый, таныша һәм тавыш бирүдә катнаша алуын билгеләп үтте.

Реклама

Ямаширмәдә устав кагыйдәләре нигезендә хисап комиссиясе төзеделәр һәм бюллетеньнәр бирделәр. Бу көнне кандидат өчен тавыш бирергә килгән кеше кандидатларның кайсын сайлаячагын ачыкларга тиеш иде.

"Безнең алда Биектау районы кешеләренә "Бердәм Россия" партиясенең сәяси карарларны демократик юл белән кабул итүен һәм сайлауларда аны, чынлап та, халык кандидатлары күрсәтүен җиткерү бурычы тора", - дип ассызыклады Разия Габделәхәт кызы Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев