Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында озак еллар бергә яшәгән гаилә парларын хөрмәтләделәр

Биектау авылы китапханәсе һәм Биектау авылы мәдәният йорты тарафыннан Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, бер-берсен яратып, аңлап 45, 50, 70 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләп уздырылган тематик кичә менә шулай дип аталды. Кичәгә Биектау авыл җирлегендә яшәүче парлар: Зоя Гавриловна белән Георгий Трофимович Краевлар, Минзилә Зәки кызы белән...

Биектау авылы китапханәсе һәм Биектау авылы мәдәният йорты тарафыннан Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, бер-берсен яратып, аңлап 45, 50, 70 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләп уздырылган тематик кичә менә шулай дип аталды.
Кичәгә Биектау авыл җирлегендә яшәүче парлар: Зоя Гавриловна белән Георгий Трофимович Краевлар, Минзилә Зәки кызы белән Әлтаф Харис улы Абдуллиннар, Антонина Степановна белән Алексей Михайлович Балымовлар, Мәүлүдә Гарифулла кызы белән Мәгъфур Фәрт улы Халитовлар, Ирина Валентиновна белән Александр Викторович Минеевлар чакырылды.
Сәхнәдән юбилярларга карата бик күп җылы сүзләр яңгырады. Кичәне алып баручылар анда катнашучылар һәм тамашачыларның күңел кылларын тибрәтерлек сүзләр таптылар. Һәр парның язмышы үзенеке, үз сынаулары, кыенлыклары, ярату һәм тугрылык кына бер-берсенекенә охшаш. Әмма иң гаҗәпкә калдырганы - аларның карашлары: 50, хәтта 70 ел узганнан соң да алар бер-берсенә ничек җылы, ягымлы итеп карыйлар. Һәр пар - үзара аңлашып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәү үрнәге.
Кичә мәңге яшь вальс белән ачылды. Аннары кунакларны ипи-тоз, якты йөз белән бәйрәм геройлары - "Петр" белән "Феврония" каршы алды.
Алып баручылар һәр парның язмышы белән таныштырып чыктылар. Ни дисәң дә, аларның яшьлеге бөтенләй башка чорга туры килгән бит.
Краевлар сугыш вакытында танышканнар. Сугыштан соң язылышалар да, озын-озак 5 елга аерылышалар. Георгий Трофимовичны Ивановога җибәрәләр. Аннары - армия, диңгез флоты. Өенә әйләнеп кайтканда кызына инде 5 яшь ярым була. Георгий Трофимович әле хәзер дә Зоя Гавриловнага аны ничек яратуын гел белдереп тора һәм 70 ел буе шулай! Үрнәк алу өчен моннан да яхшырак мисалның булуы мөмкинме икән?!
Мәгъфур Фәрт улы белән Мәүлүдә Гарифулла кызы Ташкент егете белән Кукмара кызын кечкенә генә татар авылында очраштырган өчен язмышка бик рәхмәтлеләр. Бер атналык танышлык һәм 45 ел бәхетле гомер! Халитовлар 6 бала тәрбияләп үстергәннәр, барысын да белемле, һөнәрле иткәннәр. Мәгъфур Фәрт улы мәхәббәт турында сүз куертырга яратмый, ул хисләрен эш-гамәлләре белән исбатлый.
Әлтаф Харис улы белән Минзилә Зәки кызы алтын юбилярлар. Нинди матур һәм зифа буй-сынлы алар, көнләшми һич мөмкин түгел! Минзилә Зәки кызы ире турында әле дә сокланып кына сөйли - мондый чибәр кешегә ничек гашыйк булмыйсың инде! Балалары һәм оныкларының да әти-әниләрен, дәү әтиләре һәм дәү әниләрен ничек яратулары карашларыннан ук сизелеп тора.
Икенче алтын пар һәм икенче төрле язмышлар - Антонина Степановна белән Алексей Михайлович Балымовлар. Аларга тормышта күп кыенлыклар аша узарга туры килгән, үзләренең 2 балаларыннан тыш әле 2 баланы тәрбиягә алып үстергәннәр. Алары да "әни" һәм "әти" дип өзелеп торалар. Мондый хөрмәт үзе генә дә ни тора! Аларның мөнәсәбәтләре җылылык, шәфкатьлелек белән сугарылган. Бөтен нәрсәне бергәләп эшлиләр. Карыйсың да, сокланасың: балалар дип яшиләр һәм бәхетне дә, тормышның дәвамын да балаларында табалар.
Ирина Валентиновна белән Александр Викторович Минеевлар - әле чагыштырмача яшь пар. Әмма аларның язмышлары кызыклы. Аларны җыр кавыштырган һәм тормыш сукмакларыннан да җыр әйдәп бара. Әле бу кичәдә дә алар үзләре яраткан берничә җыр белән сөендерделәр.
Мондый парларга карыйсың да, сөенеп куясың: алардан тормыш сөючәнлек, яктылык бөркелә һәм янәшәдәге кешеләргә дә онытылмаслык уңай хисләр бүләк итәләр.
Кичәдә юбилярларга күп чыгышлар багышланды. Аларга шулай ук Биектау авыл җирлеге Советы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды. Кичә бергәләшеп, гөрләшеп чәй эчү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев