Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында муниципаль милекне урлау очрагы ачыкланды.

Районның Административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре Семиозерский авыл җирлегендә муниципаль милекне урлау очрагына тап булды. Җаваплылыгы чикләнгән «Волгадорстрой» җәмгыятендә эшләүчеләр Макаровка авылыннан 2 километр ераклыкта урнашкан ком базыннан, үзләре арендага алган чылбырлы трактор ярдәмендә ком чыгарып, аны үз максатлырында кулланулары билгеле булды. Муниципаль җирлектәге табигый байлыклар белән авыл җирлеге башкарма комитетының рөхсәт...

Районның Административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре Семиозерский авыл җирлегендә муниципаль милекне урлау очрагына тап булды. Җаваплылыгы чикләнгән «Волгадорстрой» җәмгыятендә эшләүчеләр Макаровка авылыннан 2 километр ераклыкта урнашкан ком базыннан, үзләре арендага алган чылбырлы трактор ярдәмендә ком чыгарып, аны үз максатлырында кулланулары билгеле булды. Муниципаль җирлектәге табигый байлыклар белән авыл җирлеге башкарма комитетының рөхсәт кәгазе булган очракта гына файдаланып була. «Волгадорстрой» җәмгыяте рөхсәт кәгазен кирәк тапмый һәм шул рәвешле дәүләт милкенә кул суза. Административ-техник инспекция, тиешле дәрәҗәдә тикшерү эшләре алып барганнан соң, төп гаепле кешеләрне ачыклый һәм законсыз ком чыгару эшләре туктатыла. «Волгадорстрой» җәмгыяте бүлекчәсе башлыгы А.Р.Әхмәтшинга карата ТР административ хокук бозулар Кодексының 3,6 нчы матдәсе (1 нче бүлек) нигезендә административ эш кузгатылды һәм административ комиссиягә җибәрелде. Бүлекчә башлыгы 20 мең сум штрафка тартылды.
Кызганычка каршы, табигый ресурсларга законсыз кул сузу очраклары еш кабатланып тора. Инспекция тарафыннан тикшерелгән һәр очракта да гаеплеләр тиешле җәзасын ала. Муниципаль җирлеккә салынган зыянның күләменә карап, гаеплеләргә карата РФ җинаять Кодексы нигезендә җинаять эше дә кузгатылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев