Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында өлкәннәр көне кысаларында уздырылган изгелек һәм мәрхәмәт декадасы тәмамланды

Биектау районында өлкәннәр көне кысаларында уздырылган изгелек һәм мәрхәмәт декадасы тәмамланды. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр акцияләргә һәм чараларга 2,5 мең өлкән кеше җәлеп ителде. Изгелек декадасы район предприятиеләре, хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылды. Алар тарафыннан өлкәннәргә матди ярдәм, продукт пакетлары, мәдәни чаралар өчен барлыгы 2 млн 116...

Биектау районында өлкәннәр көне кысаларында уздырылган изгелек һәм мәрхәмәт декадасы тәмамланды.

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр акцияләргә һәм чараларга 2,5 мең өлкән кеше җәлеп ителде. Изгелек декадасы район предприятиеләре, хуҗалыклары һәм шәхси эшмәкәрләр ярдәме белән оештырылды. Алар тарафыннан өлкәннәргә матди ярдәм, продукт пакетлары, мәдәни чаралар өчен барлыгы 2 млн 116 мең сум акча бүлеп бирелде.

Районның матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган ветераннарына (339 кеше) акчалата ярдәм күрсәтелде. 6034 кешегә бәйрәм бүләкләре таратылды. Барлык предприятиеләрдә, хуҗалыкларда, оешмаларда, мәгариф учреждениеләрендә, китапханәләрдә өлкәннәр белән чәй өстәле артында очрашулар уздырылды. Ветераннар концерт программалары карадылар, рухи яктан ял иттеләр. Районның 9 чәчтарашханәсендә ветераннарга ташламалы рәвештә хезмәт күрсәтелде, станциядәге мунча да ветераннарга ярдәм йөзеннән ун көн буена ташламалар бирде.

Реклама

Биектау районы "Туган як" республика акциясендә дә актив катнашты. Акция кысаларында һәр авылда теләгән кешегә картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүче авылдашлары, туганнары янына бару мөмкинлеге тудырылды.

"Игелек кәрҗине" акциясе аз керемле пенсионерларга ярдәм йөзеннән оештырылган иде. Барлыгы 19 шундый пенсионерга авыл хуҗалыгы продукциясе таратылды. Районның социаль хезмәткәрләре "Көзге гамь" дип аталган акциядә катнашып, 83 ялгыз пенсионерга өй һәм бакча эшләрендә ярдәм иттеләр. Мәктәп укучылары "Игелекле эшләр" акциясенә кушылып, өлкәннәргә өй эшләрендә ярдәм итте. "Высокогорские вести", "Биектау хзбәрләре" редакциясе 86 сугыш ветеранына, ирләре сугышта үлеп калган өлкәннәргә, ветеран хәрәкәте активистларына бушлай район газетасына яздырдылар.

Биектау районы администрациясендә озак еллар эшләп киткән ветеран-пенсионерлар белән район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев