Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында «Лада» машинасы фурага бәрелде. Үлүче бар (+ФОТО)

Бүген Казан-Малмыж автоюлының 31 нче километрында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә юл-транспорт һәлакате булды. 13 нче модель "Лада" машинасы йөртүчесе тиешле тизлек режимын тотмый, каршы як юлга чыга һәм SCANIA маркалы фура белән бәрелешә. Алынган җәрәхәтләрдән "Лада" машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак була. Ачыкланганча, "Лада" машинасы белән 1975 елгы Эльвира...

Бүген Казан-Малмыж автоюлының 31 нче километрында, Бөреле тимер юл станциясе тирәсендә юл-транспорт һәлакате булды.

13 нче модель "Лада" машинасы йөртүчесе тиешле тизлек режимын тотмый, каршы як юлга чыга һәм SCANIA маркалы фура белән бәрелешә. Алынган җәрәхәтләрдән "Лада" машинасы йөртүчесе шунда ук һәлак була.

Ачыкланганча, "Лада" машинасы белән 1975 елгы Эльвира Мотавалова (Ибраһимова) идарә иткән. Ул «Биектау FM» радиосының беренче дикторларының берсе булган һәм 5 февраль көнне үзенең туган көнен билгеләп үтәргә тиеш иде.

Әлеге фаҗигә белән бәйле рәвештә, Эльвира Илдар кызының якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев