Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында – “Казан арты фәнни укулары” фәнни-гамәли конференциясе

Бүген Биектау районында "Казан арты фәнни укулары" дигән икенче региональ фәнни-гамәли конференция уза. Анда Казан шәһәре галимнәре, музей хезмәткәрләре, республиканың югары уку йортлары аспирантлары һәм укытучылары, мәктәп педагоглары, туган якны өйрәнүчеләр катнаша. Конференция ачылышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. "Иске Казан комплексы һәм Казан артының тарихи-археологик һәйкәлләре" дигән...

Бүген Биектау районында "Казан арты фәнни укулары" дигән икенче региональ фәнни-гамәли конференция уза. Анда Казан шәһәре галимнәре, музей хезмәткәрләре, республиканың югары уку йортлары аспирантлары һәм укытучылары, мәктәп педагоглары, туган якны өйрәнүчеләр катнаша. Конференция ачылышында Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. "Иске Казан комплексы һәм Казан артының тарихи-археологик һәйкәлләре" дигән доклад белән Казан федераль университетының (К(П)ФУ) халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты профессоры Альберт Борһанов чыгыш ясады. Катнашучылар һәм чыгыш ясаучылар арасында тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Радик Салихов, икътисади фәннәр докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Вадим Хоменко, Марий Эл республикасының татар мәдәнияте Республика үзәге директоры Илгиз Гайсин, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, ТРның милли музее мөдире Михаил Черепанов һәм башкалар бар.

Көннең икенче яртысында Биектау районы һәм Казан артының археология, тарих проблемалары, уку йортларында тарих фәнен укыту проблемалары буенча секцияләр эшләячәк. Шулай ук районның Туган якны өйрәнү музеена экскурсия белән мәдәни программа да күздә тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев