Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында җирлекләрнең янгын куркынычы арткан чорга әзерлеге тикшерелә

Биектау районы территориясендә 5 авыл урманга терәлеп урнашкан, болар - Биектау район үзәге, Березовка һәм Дачное поселоклары, Матмыр һәм Наратлык авыллары. Махсус комиссия беренче чиратта ике - Красносельский белән Дачное авыл җирлекләренең янгынга каршы куркынычсызлыгын тикшерде. Красносельский авыл җирлегендә әллә ни мөһим кимчелекләр күзәтелмәде. Дачное авыл җирлегендә исә җитешсезлекләр җитди...

Биектау районы территориясендә 5 авыл урманга терәлеп урнашкан, болар - Биектау район үзәге, Березовка һәм Дачное поселоклары, Матмыр һәм Наратлык авыллары. Махсус комиссия беренче чиратта ике - Красносельский белән Дачное авыл җирлекләренең янгынга каршы куркынычсызлыгын тикшерде.

Красносельский авыл җирлегендә әллә ни мөһим кимчелекләр күзәтелмәде. Дачное авыл җирлегендә исә җитешсезлекләр җитди иде - урамнар, юллар, янгын гидрантлары янына бару юллары кардан начар чистартылган. Моннан тыш, янгын гидрантларының кайда икәнлеген белдерүче күрсәткеч-такталар яңартылмаган, янгын мотопомпасы, янгын була калса, кулланылуга әзер түгел: янгын сүндерү җиһазлары белән комплектлаштырылмаган, эшли алу-алмавы сынап каралмаган, тикшерү вакытына эшләрлек хәлдә түгел иде (кабынмады). Шулай ук, система төзек булмау сәбәпле, комиссия тикшергән вакытта су да юк иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия "Дачное авыл җирлегенең әзерлеге чикләнгән күләмдә" дигән бәя бирде.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре барлык авыл җирлекләре җитәкчеләреннән янгын мотопомпалары һәм янгын яки янгын сүндерү өчен яраклаштырылган техника эшен җентекләп тикшереп чыгуны, урыннарда ирекле янгын дружинасы әгъзалары белән тиешле өйрәнүләр уздыруны таләп иттеләр, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Биектау районындагы идарәсе.

Сайт фотосы globalscience.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев