Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында иң яхшы сыер савучыларны ачыкладылар (+ФОТО)

Бүген, 8 июньдә "Ватан" хуҗалыгы базасында Ямаширмә авыл җирлегендә машина белән саву осталарының Бөтенроссия конкурсының район этабы узды. Теория һәм практика буенча Биектау районының 24 сыер савучысы көч сынашты. Конкурс 4 этаптан торды: теория, саву аппарытын сүтү һәм җыю, саву, савылган сөтнең чисталыгын билгеләү. Жюри составында күрше районнардан килгән белгечләр...

Бүген, 8 июньдә "Ватан" хуҗалыгы базасында Ямаширмә авыл җирлегендә машина белән саву осталарының Бөтенроссия конкурсының район этабы узды. Теория һәм практика буенча Биектау районының 24 сыер савучысы көч сынашты.
Конкурс 4 этаптан торды: теория, саву аппарытын сүтү һәм җыю, саву, савылган сөтнең чисталыгын билгеләү. Жюри составында күрше районнардан килгән белгечләр һәм Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре булды.
Бәйгене күптәнге гадәт буенча Биектау районының иҗат коллективлары күңелле тамама-чыгышлары белән ачтылар. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин конкурста катнашучыларга уңышлар теләп мөрәҗәгать итте:
- Бирегә иң зарури һөнәр вәкилләре җыелды. Сез - яхшыларның да яхшылары. Бүген район намусын лаеклы яклый алырлык хезмәтчәнне сайларга кирәк булыр , - район Башлыгы бәйгегә килүчеләргә үзенең теләкләрен белдерде.
Нәтиҗәдән күренгәнчә, машина белән саву осталары конкурсының район этабында абсолю чемпион исемен "Серп и молот" хуҗалыгы сыер савучысы Ольга Әхмәтшина яулады.
- Минем өчен бу җиңү ничектер көтелмәгәнрәк булды. Әле һаман ышанып җитмим. Мин өченче ел рәттән яхшылар арасында, әмма көндәшләремнең дә осталыкларын шактый арттыруларын күрми мөмкин түгел, - дип үз фикерләрен белдерде конкурс җиңүчесе.
- Яшь сыер савучылар арасында мактау пьедесталының югары баскычында "Ватан" хуҗалыгы вәкиле Таңсылу Хәлилова булды.
- Җиңү хисе минем өчен гадәти халәт. Мин бәйгеләрдә 10 ел катнашам һәм 10 тапкыр җиңдем, - диде Таңсылу.
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр. Иң яхшы сыер савучыларны шулай ук район Сабантуенда да хөрмәтләячәкләр.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның район этабында җиңүчеләр республикада район намусын яклаячаклар, ә Татарстанның иң яхшы сыер савучылвары машина белән саву осталарының Бөтенроссия конкурсында катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев