Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында иң күп җинаятьләр Биектау, Красносельское, Семиозерка авыл җирлекләрендә теркәлгән

Соңгы елларда Россиянең эчке эшләр органнарына караган законнарда, органнарның структурасында җитди генә үзгәрешләр бара. Шулай булуга да карамастан, Биектау районы эчке эшләр бүлеге вәзгыятьтә үз урынын саклап кына калмады, райондагы оператив хәлне тулы контрольдә тотуга иреште. 2017 елның беренче 6 аенда район җирлегендә барлыгы 269 җинаять эше теркәлгән. Бу узган...

Соңгы елларда Россиянең эчке эшләр органнарына караган законнарда, органнарның структурасында җитди генә үзгәрешләр бара. Шулай булуга да карамастан, Биектау районы эчке эшләр бүлеге вәзгыятьтә үз урынын саклап кына калмады, райондагы оператив хәлне тулы контрольдә тотуга иреште.
2017 елның беренче 6 аенда район җирлегендә барлыгы 269 җинаять эше теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда (245) 9,8% ка артыграк. Мондый нәтиҗә районда җинаять кылуның артуы сәбәпле килеп чыккан дип аңларга кирәкми. Анализ күрсәткәнчә, теркәлгән җинаятьләр саны нәкъ менә җинаятьчеләр белән актив эшләү нәтиҗәсендә арткан. Шул исәптән, кеше үтерү белән бәйле җинаятьләр саны (4 тән 2гә кадәр), урлау-талау (114тән 101гә кадәр), явыз ният белән кеше милкен юк итү ( 10нан 0гә кадәр) кимегән.
Агымдагы елның 6 аенда 25 икътисади җинаять ачылган, шуларның 16сы авыр җинаятьләр рәтенә керә. 14 вазифаи җинаять эше теркәлгән. Шуларның 2се икътисади алдау (мошенниклык) юнәлешенә карый.
Җинаятьләрне ачу юнәлешендә дә саллы гына эшләр башкарылган. Нәтиҗәдә, ачылган җинаятьләр саны 75,5%ка җиткән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 13,3%ка күбрәк. Шунысын да искәртеп узарга кирәк, ачылган җинаятьләр саны республикада уртача 63,8% тәшкил итә.
Чит кеше милкенә карата кылынган җинаятьләрне ачу 61,8% тәшкил итә (узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 24,1% күбрәк - 37,7%), урлау белән бәйле җинаятьләрне ачу 63,7% ка җиткән (узган елгы күрсәткечтән 25,2%ка күбрәк). Кеше үтерү, кеше сәламәтлегенә зыян салу, урлау, талау, автомобиль урлау кебек җинаятьләр, узган елдагыча, 100% күләмендә кала.
Җинаять иң күп теркәлгән авыл җирлекләре дә ачыкланган. Биектау (86 җинаять), Красносельское (41 җинаять), Семиозерское (28 җинаять) шундыйларга керә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев