Биектау районында Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үттеләр (+ФОТО)
1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә районның үзәк мәдәният йортында уку елы дәверендә төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда җиңү яулаган уку алдынгыларын, иҗади яктан үзләрен таныткан талантлы балаларны һәм балалар иҗат коллективларын бүләкләү тантанасы узды. Тантана "Киләчәк безнең кулда" дип исемләнгән иде. Талантлы балаларны район хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрикләде. Үзенең...
"Киләсе елда олимпиадаларда тагын да күбрәк бала катнашыр дип ышанып калам, һәм, әлбәттә, без алардан барытик җиңү генә көтәбез", - диде Рөстәм Кәлимуллин. Тантанада район башлыгы олимпиадасына да йомгак ясалды. Билгеле булганча, "Спорт эстафетасы" район мәктәпләре арасында 5-нче ел рәттән уздырыла. Быел 1-нче урынны Суксы урта мәктәбе укучылары яулады. Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданда дәвам итте. Анда балалар өчен күңелле уеннар уздырылды, алар төрле бәйгеләрдә катнаштылар, иҗат коллективлары чыгышын карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев