Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында әдәби конкурс уздырыла

27 июньнән 30 августка кадәр "Туган җирем - Татарстан" дигән темага туган як турында район күләмендә әдәби конкурс уздырыла. Бәйгене оештыручылар - "Каләмдәшләр" иҗат берләшмәсе һәм Биектау район үзәк китапханәсе. Анда төрле яшьтәге биектаулылар катнаша ала. Катнашучылар жюрига "Шигырьләр" һәм "Чәчмә әсәрләр" (әкият, хикәяләр, кыска иншалар һ.б.) номинацияләре буенча хезмәтләрен...

27 июньнән 30 августка кадәр "Туган җирем - Татарстан" дигән темага туган як турында район күләмендә әдәби конкурс уздырыла.
Бәйгене оештыручылар - "Каләмдәшләр" иҗат берләшмәсе һәм Биектау район үзәк китапханәсе. Анда төрле яшьтәге биектаулылар катнаша ала. Катнашучылар жюрига "Шигырьләр" һәм "Чәчмә әсәрләр" (әкият, хикәяләр, кыска иншалар һ.б.) номинацияләре буенча хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Хезмәтләр 30 нчы июльгә кадәр электрон почта (biektau.r@mail.ru) аша да, язма вариантта да кабул ителә. Тиешле тәртиптәге язма эшләр Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Чернышевский урамы, 5 нче йорт адресы буенча үзәк китапханәдә кабул ителә. Конкурска август азагында "Каләмдәшләр" иҗат берләшмәсе кичәсендә йомгак ясалачак. Аңа бәйгедә катнашучылар барысы да чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-38-74.
Бәйгенең нигезләмәсенә туры сылтама: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42218918a/pages/konkurs/tugan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев