Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында бюджет турындагы закон проекты тикшерелде

22 октябрь көнне Биектау районында Татарстан Республикасының 2017 елга, 2018 һәм 2019 елларның пландагы чорына берләштерелгән бюджет проекты һәм Татарстан Республикасының 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның пландагы чорына социаль-икътисади үсеш фаразларын тикшерү буенча зона киңәшмәсе булды. Биредә бюджетның муниципалитетларга кагылышлы яклары да каралды. Быел Татарстан чыгымнар һәм керемнәрне...

22 октябрь көнне Биектау районында Татарстан Республикасының 2017 елга, 2018 һәм 2019 елларның пландагы чорына берләштерелгән бюджет проекты һәм Татарстан Республикасының 2017 елга һәм 2018 һәм 2019 елларның пландагы чорына социаль-икътисади үсеш фаразларын тикшерү буенча зона киңәшмәсе булды. Биредә бюджетның муниципалитетларга кагылышлы яклары да каралды.

Быел Татарстан чыгымнар һәм керемнәрне яңадан 3 елга планлаштыруга әйләнеп кайтты. Узган ел республика бюджеты дөньякүләм чимал һәм финанс базарларындагы кайбер нечкәлекләр аркасында нибары 1 елга гына билгеләнгән иде.

Икътисади шартлар җиңел булмауга карамастан, Хөкүмәт "май указлары"н тормышка ашырудан баш тартырга җыенмый. 2017 елның 1 нче сентябреннән стипендияләр дә 4,9%ка артачак.

Узган ел белән чагыштырганда бюджетның керем өлеше 3,9 процентка артты. Бюджетның чыгымнарга кагылышлы өлеше Стратегия-2030 да игълан ителгән бурычлардан чыгып төзелде. Гадәттә Татарстан социаль мәсьәләләрне күздә тоткан бюджет кабул итә. Чыгымнарның күп өлеше социаль тармакны финанслау белән бәйле. 2017 нче елда республика бюджеты чыгымнарының 55 проценты (берләштерелгән бюджетның 70,1%ы) социаль сәясәткә, мәгарифкә, сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә, физик культурага һәм спортка юнәлтеләчәк. Торак-коммуналь хуҗалык һәм мәгариф тармагына чыгымнар арттырылган.

Президентның республикада гамәлгә ашырыла торган 30 программасының барысы да финанс ягыннан тәэмин ителәчәк. Киләсе елда мәгарифкә 50 млрд. сумнан күбрәк акча сарыф ителәчәк. Аннан соңгы 2 елда әлеге саннар бары артачак кына.

"2014-2020 елларга Татарстан Республикасында мәгариф һәм фәнне үстерү программасы һәм мәгариф өлкәсендә тагын 10 дәүләт программасы матди яктан тулысынча тәэмин ителәчәк.

Дәүләт Советының барлык комитетлары чыгарган нәтиҗәләргә һәм парламент тыңлауларында катнашучыларның тәкъдимнәренә сишәмбе, 25 нче октябрьдә йомгак ясалды, ә Дәүләт Советының якындагы утырышында республиканың төп финанс законы беренче укуда каралачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев