Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында быел уракка соңрак төшәчәкләр

"Узган ел бу вакытта без 1,3 млн. тонна ашлык суктырган идек. Әлбәттә, быелгы вәзгыять урып-җыю барышында икмәкне түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алу өчен күбрәк көч түгүне таләп итә, - дип искәртте Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә. Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, агымдагы...

"Узган ел бу вакытта без 1,3 млн. тонна ашлык суктырган идек. Әлбәттә, быелгы вәзгыять урып-җыю барышында икмәкне түкми-чәчми, югалтуларсыз җыеп алу өчен күбрәк көч түгүне таләп итә, - дип искәртте Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.
Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, агымдагы елда 1,8 млн. гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарырга кирәк, шул исәптән 1,6 млн. гектар бөртеклеләр. Барлык җирдә дә урып-җыю эшләре августта башланачак. Хәзер икмәк өлгерү алдында тора.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген паркта 3412 комбайн, 1755 данә прицеплы һәм бөртек җыючы трактор, 1144 үзйөрешле чапкыч һәм ургыч, 4345 йөк автомобиле исәпләнелә.
Биектау районында да, республикадагы кебек, урып-җыю эшләре август башында, гадәттәгедән 2 атнага соңга калып башланачак. Июнь һәм июль айларында бертуктаусыз яуган яңгырлар һәм салкынча һава торышы игеннәрнең үз вакытында өлгерүенә дә тискәре йогынты ясамый калмады.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсеннән хәбәр итүләренә караганда, Биектау районында быел гектарыннан уртача 29,8 центнер уңыш чыгачак. Җыеласы ашлыкның тулаем күләме 92 мең тонна тәшкил итәр дип көтелә. Бу сан узган елгыга караганда 10% артыграк. Районда барлыгы 30860 гектарда урып-җыю эшләре башкару тора.
Комбайннарга зур көч киләчәк хуҗалыкларга Марат Әхмәтов читтән ярдәм сорауны тәкъдим итте. "Урып-җыю барышында техник яктан 1 комбайнга бик зур көч түгәргә туры киләчәк. Республикада уртача 1 комбайнга 472 гектар туры килсә, кайбер хуҗалыкларда бу сан 1 мең гектарга кадәр җитә", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Быелгы урып-җыю чорында Биектау районында барлыгы 64 комбайн кырга чыгачак. Шуларның 59ы суктыруга корылган. Бер комбайнга уртача 523 гектар туры килә. Район буенча көненә 1170 гектарда урып-җыю эшләре башкарылырга тиеш. Шулай булганда гына игеннәрне югалтуларсыз һәм вакытында җыеп алып була, дип билгеләп үттеләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсендә.
Бүгенге көндә көзге чәчүгә әзерлек эшләре бара. Район буенча барлыгы 11 мең гектар җирне әзерләп куярга кирәк. Көзге бодай - 5 мең гектар, арыш 6 мең гектарда чәчеләчәк. Чәчү эшләре 10 августтан да соңга калып башланырга тиеш түгел. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе хуҗалык җитәкчеләренә ашламалар әзерләп кую кирәклеген дә искәртә.
Терлекләргә кышкы азык әзерләү дә тулы көченә бара. Бүгенге көндә бер терлеккә шартлы рәвештә 18,7 ц азык әзерләнгән. Бу - тиешле санның (35,4 ц) яртысын тәшкил итә. 10 мең тонна печән, 62,3 тонна сенаж әзерләү бурычы тора.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе хәбәр итүенчә, Биектау районы сөт җитештерү буенча республикада 7 урынны алып тора. Көненә барлыгы 106,5 тонна сөт савыла, һәр сыер уртача 17,8 кг сөт бирә. "Бөреле", "Татарстан", "Битаман", "Кызыл таң", "Урак һәм чүкеч", "Әсән", "Татмелиорация" хуҗалыклары алдынгылар рәтендә бара.
Районда барлыгы 16 мең 500 баш терлек бар (6 мең мөгезле эре терлек, 500 сарык, 600 кәҗә, 340 ат һәм башкалар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев