Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында беренче сыйныфка барасы балаларга мәктәпкә җыенырга булыштылар

Республикакүләм "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе киң күләмле булырга һәм яшь гражданнарга җир йөзендә мәрхәмәтлелек һәм гаделлекнең булуына ышанырга ярдәм итәргә тиеш. Нәкъ менә шушы өндәмә-чакыру һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан тормышта кыен хәлдә калучыларга булышырга әзер торучы шәфкать тулы йөрәкләрне җыя да инде. Түбәндә сүз күз явыңны...

Республикакүләм "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе киң күләмле булырга һәм яшь гражданнарга җир йөзендә мәрхәмәтлелек һәм гаделлекнең булуына ышанырга ярдәм итәргә тиеш. Нәкъ менә шушы өндәмә-чакыру һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан тормышта кыен хәлдә калучыларга булышырга әзер торучы шәфкать тулы йөрәкләрне җыя да инде. Түбәндә сүз күз явыңны алырлык матур мәктәп сумкалары һәм гомергә истә кала торган тәэсирләр турында барачак.
Тиздән мәктәпкәчә яшьтәге нәниләргә беренче сыйныф укучысы дигән горур исем "биреләчәк". Быел район мәктәпләре бусагасын 600ләп бала атлап керәчәк. Шуларның ике йөздән күбрәге мәктәпкә әзерләнгәндә матди ярдәмгә мохтаҗлык кичерә. Биектау районында мондый гаиләләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. "Мәктәпкә җыенырга булыш" хәйрия акциясе ел саен колачын киңрәк җәя бара.
- Мондый ярдәмгә аеруча мохтаҗ булучыларның матди хәлен аз гына булса да җиңеләйтеп җибәрү мөмкинлеге булуы яхшы. "Газпром" булдыра алганча хәйрия ярдәм күрсәтергә тырыша. Ярдәмне аз тәэмин ителгән гаиләләргә сөенә-сөенә күрсәтәсең, - дип үз фикерләре белән уртаклашты генераль директорның корпоратив яклау буенча урынбасары Марат Әхмәтҗанов.
Фәридә Светкова - дүрт бала анасы. Быел аның өченче улы мәктәпкә бара. Алексей Светков үз гомерендәге беренче мәктәп сумкасын кызыксынып, әйләндерә-әйләндерә карый. Ә әнисе өчен бу - гаилә керемен саклауга зур өлеш.
- Бик зур рәхмәт! Әле бер баланы да җыеп җибәрүе авыр, ә минекеләр мәктәптә икәү бит инде. Менә тагын берсе бара. Мондый ярдәм бик вакытлы һәм бик куанычлы, - диде шатлануын яшермичә Фәридә Светкова.
- Әлбәттә, безне, күп балалы аналарны онытмаулары, ярдәм итеп торулары шатландыра, күңелне күтәрә, - дип, рәхмәтен белдерде булачак беренче сыйныф укучысының әнисе Татьяна Абдукәримова.
Бу ваемсыз балачак белән хушлашуны да гәүдәләндерә торган бәйрәм. Әлегә җиңел булып тоелган портфельләр тиздән дәреслекләр белән тулыр, ә көндәлекләрдә билгеләр пәйда булыр. Әмма болары әле соңыннан. Ә хәзергә исә беренче мәктәп линейкасында сөйләр өчен тырыша-тырыша ятлаган шигырь сүзләрен генә онытмаска иде...
Беренче сентябрь - балалар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре өчен дә зур вакыйга. Һәм аларның ялгыз калмаячакларын, янәшәдә ярдәмгә әзер торучыларның булуын аңлавы гаять мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев