Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында бер генә бала да бүләксез калмаячак

Яңа елга балаларга тәм-томнардан бүләк әзерләү күптәннән инде күркәм гадәткә әверелде. Һәм ул быел да үзгәрмәячәк. Райондагы барлык балаларны, ә алар 9238 кеше - баллы күчтәнәчләр салынган көтеп алынган тартмачыклар, төргәкләр, нәни сандыклар белән сөендерәчәкләр. Кем генә бүләк алырга яратмый икән? Яңа ел үзеңне дә, якыннарыңны да кечкенә могҗиза ясап...

Яңа елга балаларга тәм-томнардан бүләк әзерләү күптәннән инде күркәм гадәткә әверелде. Һәм ул быел да үзгәрмәячәк. Райондагы барлык балаларны, ә алар 9238 кеше - баллы күчтәнәчләр салынган көтеп алынган тартмачыклар, төргәкләр, нәни сандыклар белән сөендерәчәкләр.

Кем генә бүләк алырга яратмый икән? Яңа ел үзеңне дә, якыннарыңны да кечкенә могҗиза ясап шатландыру өчен бик әйбәт сәбәп. Бәйрәмнең алыштыргысыз өлеше булган әлеге могҗизаны бигрәк тә бала-чага түземсезләнеп көтә.

- Яңа ел якынлаша, аны балалар гына түгел, без, өлкәннәр дә көтеп торабыз. Ниндидер әйбәт яңалык, бүләкләр өмет итәбез. Хәтта кәеф тә үзгәрә - күңелдә күтәренкелек сизелә башлый, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ринат Сабирҗанов. - Һәрвакыттагыча, Яңа ел алдыннан быел да әзерлек эшләре уздырдык. Болар - мәдәни чаралар, балалар өчен бәйрәмнәр уздыру да, урамнарны бизәү дә. 26 нчы декабрьдә районның төп чыршысы ачылачак, анда барлык авыл җирлекләре катнашачак, район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясаячак. 28 нче декабрьдә район Башлыгы чыршысы була, анда районның сәләтле балалары - 300 кеше чакырылачак. Шушы ук көнне һәм шушы ук урында ("Биектау" универсаль спорт залы) зур Яңа ел бәйрәме уздырылачак һәм анда теләге булган һәркем дә килә ала. Анда сезне бал-маскарад, уеннар, биюләр көтә. Төп чара исә шушы ук залда 30 нчы декабрьдә булыр. Чарага килүчеләрне сәхнәләштерелгән тамаша - ретро стилендәге костюмнарда бал-маскарад көтә. Җыелучыларны район Башлыгы Яңа ел белән котлар. Эшчәнлекнең барлык тармакларындагы җиңүчеләрне котлаячаклар. Аннары призлар уйнатылачак һәм кичәне биюләр тәмамлаячак. Бәйрәм чаралары, әлбәттә, бер көндә генә бетмәячәк, алар Яңа ел каникулларында дәвам итәчәк.

Яңа ел бүләкләренә килгәндә без әлеге юнәлештә октябрь аеннан бирле эшлибез, - дип дәвам итте сүзен Ринат Рәшит улы. - Иң беренче эш итеп балалар исемлеген ачыкладык, чөнки, аңлашылганча, алар барысы да мәктәпкәчә учреждениеләргә һәм мәктәпләргә йөрмиләр. Хәзерге вакытта районда 9238 бала исәпләнә. Бүләкләр исә агымдагы елның 31 нче декабрендә туганнарга да биреләчәк. Безнең максат - бер генә баланы да Яңа ел бүләгеннән мәхрүм итмәү. Моның өчен без авыл җирлекләре белән дә, ата-аналар комитеты белән дә, балалар учреждениеләре җитәкчеләре белән дә эшләдек. Һәр чыршы бәйрәмендә балаларга бүләкләр таратылачак.

Моннан тыш, район бюджетыннан да акча бирелде (без бәйрәмне оештыруда гына түгел, ә бәлки акча бирүдән дә читтә кала алмыйбыз). Бу акчалар райондагы 2292 балага - сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга, ятимнәргә, тормышта авыр хәлдә калганнарга, шулай ук Бөтенроссия, республика олимпиадаларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләргә, иң алдынгы спортчыларга һәм балалар иҗтимагый оешмалары активистларына бүләккә сарыф ителәчәк.

Ринат Сабирҗанов биектаулыларга Яңа 2017 нче елда бары тик күтәренке күңел, бәхет, иминлекләр, һәм, әлбәттә, Яңа елга атлап кергәндә үзеңә яңа мөмкинлекләр ачу, яңа казанышларга урын әзерләү өчен, барлык искеләрне, моңсулыкны, кирәкмәгәнне бусаганың теге ягында калдыруны теләде.

Балачак бәйрәме гомер буена яраткан бәйрәм булып кала. Аерма шунда гына - без хәзер әлеге бәйрәмнән могҗиза көтмибез, ә бәлки үзебез балалар өчен тылсым ияләренә әвереләбез. Ә алар исә бүләкләрнең өлкәннәр кайгыртучанлыгы икәнлеген белмиләр дә. Кыш бабайны, Кар кызын көтәләр һәм шигырьләр, җырлар әзерлиләр. Әнә "Тургай" балалар бакчасында да могҗизалы Яңа ел рухы нык сизелә.

- Бүләксез нинди Яңа ел инде ул? Бу турыда без дә алдан кайгырттык. Бүгенге көндә барлык балалар өчен тәмле бүләкләребез әзер, - дип сөйләде безгә "Тургай" балалар бакчасы мөдире Люция Гобәйдуллина.

Тылсым ияләре аларны ышанып көткән урында булалар. Максим, Дана, Рамина һәм башка нәни "тургайлар" Кыш бабайның дөньяда барлыгын һәм бүләкләрне төньяктан ук алып килүен төгәл беләләр. Алар кыш бәйрәменә ел буе әзерләнгәннәр. Максим, мәсәлән, гел тыңлаулы малай булган. Хыялда йөргән бүләкне алу өчен, әлбәттә, тәртибеңнең әйбәт булуы, куян булып киенү һәм сәнгатьле итеп шигырь сөйләү дә җитә.

Халкыбыз әгәр дә бүләк ошаса, димәк, аңа кеше үзенең җан җылысын өстәгән, дип әйтергә ярата. Балаларга - ихлас күңелле һәм самими нәни кешеләргә бүләк биргәндә сез аларга үзегезнең шәфкатегезне һәм чын йөрәктән чыккан хисләрегезне дә бүләк итәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев