Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында БДИ тапшыру нәтиҗәләре

Белемнең сыйфатын бәяләүдә өстенлекле юнәлеш - унберенче сыйныфларны тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру. Районда белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсе аттестацияне оештыру һәм үткәрүдәге системалы эшкә, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының аңа ничек әзерләнүенә бәйле. 2016-2017 нче уку елында район мәктәпләрен 141 укучы тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханын уздыру чорында Биектауның 3 нче...

Белемнең сыйфатын бәяләүдә өстенлекле юнәлеш - унберенче сыйныфларны тәмамлаучыларга дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру. Районда белем бирүнең сыйфат дәрәҗәсе аттестацияне оештыру һәм үткәрүдәге системалы эшкә, шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларының аңа ничек әзерләнүенә бәйле.
2016-2017 нче уку елында район мәктәпләрен 141 укучы тәмамлады.
Бердәм дәүләт имтиханын уздыру чорында Биектауның 3 нче мәктәбе базасында аны үткәрүнең 1 пункты эшләде.
2017 нче елда "Рус теле" фәне буенча бердәм дәүләт имтиханын 141 кеше тапшырды, база математикасы буенча - 137, профиль математикасы буенча - 102 укучы. Сайлап алына торган фәннәрдән гадәттәгечә иң күбесе түбәндәгеләр булды: җәмгыять белемен 69 кеше сайлады, физика - 39, биология - 27, химия - 18, Россия тарихы - 15 кеше. Имтиханнар аз тапшырылган фәннәр: география (1 кеше), әдәбият (8), инглиз теле (9), информатика һәм ИКТ (7 кеше).
Мәктәп тәмамлаучыларның кайсы фәннәрне сайлавы керү сынаулары сыйфатында югары уку йортлары тарафыннан нинди фәннәр билгеләнүгә бәйле. Гомумән алганда 12 фәнгә кадәр тапшыру мөмкинлеге булса да, БДИда катнашучылар фәннәрне укуларын дәвам иттерергә теләгән уку йортлары куйган таләпләргә карап сайлыйлар.
2017 нче елгы дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен анализлаганда районда уртача балларның артуы күзәтелә: рус теленнән 71,3 тән 75 баллга кадәр, профиль дәрәҗәсендәге математикадан 47,2 дән 48 гә кадәр, физикадан 50дән 55,25кә кадәр, биологиядән 54тән 59га кадәр, җәмгыять белеменнән 52,8дән 60ка кадәр, инглиз теленнән 77дән 79га кадәр, тарихтан 51дән 58,1гә кадәр, химиядән 56,4тән 67,9 баллга кадәр.
Рус теле буенча иң югары уртача балл Чернышевка (84,4), Айбаш (76), Дөбьяз (76), Мүлмә (82), Ямаширмә (78) мәктәпләре укучыларында. Бу мәктәпләрнең барысында да уртача балл республика күрсәткеченнән югарырак.
Профиль дәрәҗәсендәге математика буенча Айбаш (60), Әлдермеш (66), Бөреле (58), Дөбьяз (61), Чернышевка (58) мәктәпләре һәм Биектауның 1 нче мәктәбе (56) укучылары республика күрсәткеченнән югарырак уртача балл җыйдылар.
База математикасыннан уртача балл 2 дән 5 баллга кадәрле расланган шкала буенча 2017 елда 4,51не тәшкил итте. 2016 ел белән чагыштырганда 0,3 баллга артты.
Физика буенча имтиханның 36 баллы минималь чиген Биектауның 1 нче мәктәбеннән бер укучы уза алмады. Район буенча уртача балл 55,25 балл тәшкил итте (2016 елда - 50,0). Айбаш (57), Әлдермеш (63), Мәмдәл (57), Суыксу (69) мәктәпләрен һәм Биектауның 3 нче мәктәбен (58) тәмамлаучылар имтиханны район күрсәткеченнән югарырак дәрәҗәдә тапшырдылар.
Биологиядән район буенча уртача балл 59 балл тәшкил итте (2016 ел - 54). Әлдермеш (68), Дөбьяз (86) мәктәпләрен һәм Биектауның 1 нче (62,6) мәктәбен тәмамлаучылар район күрсәткеченнән югарырак дәрәҗәдә тапшырдылар.
Җәмгыять белеме буенча район күләмендәге уртача балл 60 балл тәшкил итте. 2016 ел белән чагыштырганда 7,2 баллга артты. Бөреле (70), Биектауның 3 нче (70) һәм 1 нче (65,7) мәктәпләре укучылары иң югары уртача баллга ирештеләр.
Инглиз теленнән имтихан тапшыручылар минималь чикне уңышлы уздылар. Район буенча уртача балл 79 балл тәшкил итте (2016 елда - 77).
Химия буенча имтихан тапшыручылар минималь чикне уңышлы уздылар. Район буенча уртача балл 67,9 тәшкил итте (2016 елда - 56,4).
Тарих буенча 32 баллы минималь чикне Биектауның 2 нче мәктәбен тәмамлаучы бер укучы уза алмады. Район буенча уртача балл 58,1.
Информатика һәм ИКТ буенча иң югары уртача баллны Чернышевка мәктәбе (70) укучылары җыйды.
Әдәбият буенча имтиханны 8 укучы тапшырды, алар барысы да минималь чикне уздылар. Район буенча уртача балл - 62,6.
Түбәндәге фәннәр буенча 80 һәм аннан күбрәк балл җыйган укучылар санының артуы күзәтелә: рус теле буенча (2016 ел - 42, 2017 ел - 49 кеше), математикадан (2016 - 1, 2017 - 4 укучы), җәмгыять белеме буенча (2016 - 4, 2017 - 5 кеше), биология буенча (2016 ел - 0, 2017 ел - 5 кеше), инглиз теле буенча (2016 - 5, 2017 - 6 кеше), химия буенча (2017 - 1 укучы), тарих буенча (2017 - 2 укучы).
Мәктәп тәмамлаучы 26 укучы "Укуда аеруча уңышларга ирешкән өчен" медале белән бүләкләнде.
Мәктәп тәмамлаучылар барысы да дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы уздылар һәм гомуми урта белем турында аттестат алдылар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев