Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында Бахчисарай кунаклары булды

Биектау районына Кырымның Бахчисарай районы делегациясе килде. Аның составына авыл җирлекләре Советлары рәисләре һәм депутатлары, район Советы хезмәткәрләре кергән. Район чигендә очрашканнан соң, кунаклар Җиңү паркына юнәлделәр. Биредә аларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин каршы алды. Ул кунакларны районның үзенчәлекләре, аның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, паркның ничек төзелүе турында...

Биектау районына Кырымның Бахчисарай районы делегациясе килде. Аның составына авыл җирлекләре Советлары рәисләре һәм депутатлары, район Советы хезмәткәрләре кергән. Район чигендә очрашканнан соң, кунаклар Җиңү паркына юнәлделәр. Биредә аларны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин каршы алды. Ул кунакларны районның үзенчәлекләре, аның социаль-икътисади үсеше белән таныштырды, паркның ничек төзелүе турында сөйләп үтте. Аннары кырымлыларга спорт корылмаларын - Боз сараен һәм "Биектау" спорт залын күрсәттеләр. Бу вакытта залда яшь хоккейчылар һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр шөгыльләнә иде.

Экскурсия барышында бахчисарайлылар Биектау районы турында видеофильм карадылар. Кунаклар башкарма комитет бүлекләре җитәкчеләре, спорт комплексында эшләүчеләр белән аралаштылар. Кырымнан килүчеләрне кызыксындырган төп сорау - "Районда һәм авыл җирлекләрендә муниципалитетлар эше ничек оештырылган?"

Биектау җирендәге кунакчыллык, дустанә мөнәсәбәт Бахчисарай районының муниципаль хезмәткәрләренә бик тә ошады. Алар Биектаудан рәхмәт сүзләре әйтеп киттеләр. Кунаклар Татарстанда 8 июньгә кадәр булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев