Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында авыл туризмы киң үсеш алды

Ямаширмә авылында "Татарский страус" туристлык объектында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е.Ивановның күчмә киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары Л.М.Сәетова, А.И.Абдрашитов, район җитәкчеләре, шулай ук "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Ямаширмә фермерлары катнашты. Әңгәмә барышында Ямаширмә территориясендә авыл туризмы буенча кластер булдыру...

Ямаширмә авылында "Татарский страус" туристлык объектында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е.Ивановның күчмә киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә дәүләт комитеты рәисе урынбасарлары Л.М.Сәетова, А.И.Абдрашитов, район җитәкчеләре, шулай ук "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыяте, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, Ямаширмә фермерлары катнашты. Әңгәмә барышында Ямаширмә территориясендә авыл туризмы буенча кластер булдыру мәсьәләсе каралды. Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, авылда туристлык юнәлешен тулы көченә эшләтү өчен барлык алшартлар да бар. Мәсьәләне Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да хуплап каршы алды. Киңәшмәгә җыелган фермерларга уйланырлык нигез бар. Бу мәсьәлә гражданнар җыенында тикшереләчәк.

Реклама

Людмила Ахромова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев