Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районына – ике “Нива”!

15 нче июль көнне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында әлеге министрлыкның патруль-пост хезмәтенә һәм полициянең участок вәкилләренә эштә куллану өчен яңа автомобильләр бирелде. Аерым алганда, шушы максатка 72 "Нива" машинасы әзерләп куелган һәм аларның һәркайсы полиция хезмәткәрләренең оператив эшчәнлегенә яраклаштырып җиһазландырылган. Моннан соң республика территориясендә җәмәгать...

15 нче июль көнне Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе плацында әлеге министрлыкның патруль-пост хезмәтенә һәм полициянең участок вәкилләренә эштә куллану өчен яңа автомобильләр бирелде.

Аерым алганда, шушы максатка 72 "Нива" машинасы әзерләп куелган һәм аларның һәркайсы полиция хезмәткәрләренең оператив эшчәнлегенә яраклаштырып җиһазландырылган. Моннан соң республика территориясендә җәмәгать куркынычсызлыгын алар нәтиҗәлерәк тәэмин итәр һәм һәлакәт урынына мөмкин кадәр тизрәк килеп җитәр дип күзаллана, дип яза "Татар- информ" агентлыгы.
Биектау районына ике машина бирелде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев