Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды

Бүген 11 нче декабрь көнне Биектау районының Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды. Мәчеткә җыелган халык иң беренче итеп, Коръән Кәримнән аятьләр тыңлады, аннан мәчетнең имамы-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәпов Мәүлид бәйрәменең мөһимлеге турында, сөекле пыйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең тормыш юлы, аның белән бәйле риваятьләрне бәян итте. Җәмәгать белән бергә салават әйтелде. Аннан...

Бүген 11 нче декабрь көнне Биектау районының Үзәк мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды.
Мәчеткә җыелган халык иң беренче итеп, Коръән Кәримнән аятьләр тыңлады, аннан мәчетнең имамы-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәрәпов Мәүлид бәйрәменең мөһимлеге турында, сөекле пыйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең тормыш юлы, аның белән бәйле риваятьләрне бәян итте. Җәмәгать белән бергә салават әйтелде.
Аннан соң, мәчеткә җыелган халык бергәләшеп өйлә намазын укыды.
Мәүлид бәйрәмендә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да катнашты.
Чара бәйрәм табыны артында, кайнар чәй һәм пылау белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев