Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы Үзәк мәчетендә Коръәнне өйрәнү буенча дәресләр уза

Бер хәдистә болай диелә: "Сезнең иң яхшыгыз шул: кем Коръән өйрәнә һәм шуны башкаларга да өйрәтә". Мөгаен, һәрбер мөселманның үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да әлеге хәдисне укыганы, яисә ишеткәне бардыр. Әлеге хәдистә Коръәнне өйрәнергә, аны ятларга, һәрдаим укып, аның белән гамәл кылырга өндәмә ята. Боларның һәммәсендә дә олы...

Бер хәдистә болай диелә: "Сезнең иң яхшыгыз шул: кем Коръән өйрәнә һәм шуны башкаларга да өйрәтә". Мөгаен, һәрбер мөселманның үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да әлеге хәдисне укыганы, яисә ишеткәне бардыр. Әлеге хәдистә Коръәнне өйрәнергә, аны ятларга, һәрдаим укып, аның белән гамәл кылырга өндәмә ята. Боларның һәммәсендә дә олы хәер һәм бәрәкәт бар.

Биектау тимер юл станциясе бистәсендә урнашкан районының Үзәк мәчетендә Изге Коръәнне өйрәнү буенча дәресләр уза башлады. Дәресләрне Коръән хафиз, ягъни Коръәнне хәтердән белүче һәм аның тәфсирен аңлата алучы Караматулла хәзрәт алып бара. Аның укучылары дөнья күләмендә уздырылган Коръән уку бәйгеләрендә әледән-әле катнашып киләләр.

Үзәк мәчеттәге дәресләр айның так көннәрендә ир-егетләр өчен уза. 5 яшьтән олы булган ир балалар өчен икенде намазыннан соң, ир-атлар өчен ахшам намазыннан соң. Дәресләр 1 сәгать дәвам итә. Дәресләргә йөрүчеләр гарәп теле нигезләрен һәм тәҗвидне (Коръәнне дөрес итеп, барлык кагыйдәләргә туры китереп уку) өйрәнә.

Реклама

Бу елның сентябрь аеннан хатын-кызлар группалары да (кечеләр һәм өлкәннәр төркеме) җыела башлаячак.

Курсларга йөрү бушлай, һәрбер теләгән кеше анда килә ала. Дәресләр киләсе елның яз айларына кадәр дәвам итәчәк дип планлаштырыла.

Белешмәләр өчен телефон: 89393917843.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев