Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы теннисчысы республика турниры призеры булды

2003 елда һәм аннан соңрак туган миникадетлар арасында "ТУЛПАР" мәктәптән тыш Үзәгенең өстәл теннисы буенча педагогы Ирина Миндрюковада тәрбияләнүче 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Айдар Солтанбеков "Татарстанның өмете" дигән ярышта өченче урынны алды. Бу аның республика ярышларында беренче катнашуы. Турнирда, Айдардан тыш, Лия Волкова да катнашты. 1 нче Биектау...

2003 елда һәм аннан соңрак туган миникадетлар арасында "ТУЛПАР" мәктәптән тыш Үзәгенең өстәл теннисы буенча педагогы Ирина Миндрюковада тәрбияләнүче 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Айдар Солтанбеков "Татарстанның өмете" дигән ярышта өченче урынны алды. Бу аның республика ярышларында беренче катнашуы.

Турнирда, Айдардан тыш, Лия Волкова да катнашты. 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы узган ел азагында үз үлчәү категориясендә чемпион исемен яулаган иде инде. Бу юлы да ул әйбәт нәтиҗәгә иреште, 60 катнашучы арасында 9 нчы урынны алды. "Бокс һәм өстәл теннисы" спорт комплексына Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан барлыгы 200ләп яшь спортчы килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев