Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы көрәшчеләре көрәш буенча Татарстан Чемпионатында җиңүгә ирештеләр (ФОТО, ВИДЕО)

Бүген Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан Чемпионаты узды. Ярышларда барлыгы 43 команда, 387 кцрщшче катнашты. Шәхси беренчелектә Биектау көрәшчесе Нәфис Миңнебаев 60 кг.га кадәр авырлыкта 1 урынны, ә Искәндәр Мортазин 65 кг.га кадәр авырлыкта 2 нче урынга лаек булдылар. Җиңүчеләрне бүләкләүдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры...

Бүген Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан Чемпионаты узды.
Ярышларда барлыгы 43 команда, 387 кцрщшче катнашты.
Шәхси беренчелектә Биектау көрәшчесе Нәфис Миңнебаев 60 кг.га кадәр авырлыкта 1 урынны, ә Искәндәр Мортазин 65 кг.га кадәр авырлыкта 2 нче урынга лаек булдылар.
Җиңүчеләрне бүләкләүдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та катнашты. Ул Республика күләмендә милли көрәшне популярлаштыру, аны республикакүләм спорт төренә әйләнүенә күп көч куясы барын әйтеп китте.
Спорт сарае директоры Данис Сәләхетдинов көрәшчеләрнең бер-берсе, командалар өчен җан атып торуның зур әһәмияткә ия икәнлеген ассызыклап китте.
P.S. Ярышларда "Биектау ТВ" каналы журналистлары да катнашты. Марат Готоф улы аларны аерым билгеләп китте. "Районның бердәмлегенең бер дәлиле бу", - диде ул безнең журналистларның ярышларда катнашуы турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев