Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы көрәшчеләре Данил Галиев истәлегенә багышланган турнирда беренче урынга лаек булдылар (ФОТО)

Бүген Биектау спорткомплексында 1999-2011 елгы үсемрләр арасында Биектау муниципаль районының "Көрәш" буенча II ачык турниры узды. Әлеге турнир данлыклы көрәшче, унөч тапкыр ТРчемпионы, сигез тапкыр РФ чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә уздырыла. Турнирда 13 команда, 104 көрәшче көч сынашты. Командалар Татарстанның төрле районнарыннан һәм Казаннан ике команда иде....

Бүген Биектау спорткомплексында 1999-2011 елгы үсемрләр арасында Биектау муниципаль районының "Көрәш" буенча II ачык турниры узды. Әлеге турнир данлыклы көрәшче, унөч тапкыр ТРчемпионы, сигез тапкыр РФ чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә уздырыла.
Турнирда 13 команда, 104 көрәшче көч сынашты. Командалар Татарстанның төрле районнарыннан һәм Казаннан ике команда иде.
Ярышлар җиде үлчәүдә узды. Биектау районы спортчылары шуның бишесендә призлы урыннарга лаек булдылар. Турнирның нәтиҗәсе - Биектау районы көрәшчеләре беренче урынга лаек булдылар. Команда матур җиңү белән чн күңелдән котлыйбыз!
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ярышларны Данил Галиевның улы Фәнис һәм аның хәләл җефете дә карарга килгән иде. Фәнис җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев