Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы кешесе 3 ел элек кылган җинаяте өчен хөкем ителде

2013 елда кылган җинаять өчен суд аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итте. Кеше гомерен өзгән фаҗигале хәл 2013 елда була. Татарстанның Биектау районы Садилово авылында 24 декабрьдә яшь кенә 4 ир-егет шушы авыл кешесенең өенә бәреп кереп, газ пистолетыннан югарыга берничә тапкыр атып, аны машинага мәҗбүриләп утыртып, Бөреле станциясе янындагы...

2013 елда кылган җинаять өчен суд аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Кеше гомерен өзгән фаҗигале хәл 2013 елда була. Татарстанның Биектау районы Садилово авылында 24 декабрьдә яшь кенә 4 ир-егет шушы авыл кешесенең өенә бәреп кереп, газ пистолетыннан югарыга берничә тапкыр атып, аны машинага мәҗбүриләп утыртып, Бөреле станциясе янындагы урманлыкка алып килгән. Соңрак аларның Казаннан 19 яшьлек Владимир Комиссаров, 20 яшьлек Иван Тихонов, 31 яшьлек Фидаил Сибгатуллин һәм 35 яшьлек Максим Кулаков булуы расланган.
Фидаил Сибгатуллин дигәне әсир ителгән 47 яшьлек иргә ачуы чыгып, аны куаклыкка алып кергән дә муенына, күкрәгенә пычак кадаган. Ир-ат шунда ук үлгән. Сибгатуллинның әшнәләре 2014 елда ук бу җинаять эше буенча хөкем ителгән иде, ә ул үзе психиатрия стационарында дәваланган, аннары суд каршына бастырылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итә.
РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе Биектау районы буенча бүлегенең моңарчы да җинаять өчен хөкем ителгән 34 яшьлек Фидаил Сибгатуллинга карата җыйган расламалары хөкем чыгарырга җитәрлек: ул РФ Җинаять кодексының 127 нче маддәсе 2 нче өлеше "а, д, ж" пунктларында (кешене законсыз рәвештә ирегеннән мәхрүм итү), шушы ук Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче өлеше "в" пунктында (кешене урлап китеп үтерү) каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган. Суд аны 12 елга ирегеннән мәхрүм итү турында хөкем җәзасы чыгарды.
чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев