Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы хакимияте Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлый

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ихлас күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм, безнең өчен башкарган эшләрегезгә рәхмәт белдерәм. Балачактан ук 8 Март йөрәкләрдә якты хатирәләр калдырган. Үсмер чакта бу бәйрәмдә әниләрне һәм дәү әниләрне, өлкәнәя төшкәч, әле тагын сөеклеләребезне, ә, олыгайгач, кадерле кызларыбызны һәм оныкларыбызны тәбриклибез. Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ихлас күңелдән сезне бәйрәм белән котлыйм, безнең өчен башкарган эшләрегезгә рәхмәт белдерәм.

Балачактан ук 8 Март йөрәкләрдә якты хатирәләр калдырган. Үсмер чакта бу бәйрәмдә әниләрне һәм дәү әниләрне, өлкәнәя төшкәч, әле тагын сөеклеләребезне, ә, олыгайгач, кадерле кызларыбызны һәм оныкларыбызны тәбриклибез.

Әлеге бәйрәмне билгеләп үтү күптән күркәм традициягә әйләнде һәм, мәхәббәт, матурлык тантанасы булып, безнең күпмилләтле халкыбыз тормышында ныклы урын алды. Хатын-кызларыбыз бу якты, ямьле бәйрәм көннәрендә тагын да нәзакәтле, сөйкемле, назлы була. Әмма алар һәрвакыт горур, ышанычлы адымнар белән дөнья мәшәкатенең күп өлешен үз җилкәләрендә алып бара.

Районыбызда хатын-кызлар өчен үз мөмкинлекләрен, көч-сәләтләрен файдаланып, шәхес буларак үсеше өчен кирәкле барлык шартлар тудырыла. Таланты, яшәү дәрте, активлыгы нәтиҗәсендә, гүзәл затларның район авыл хуҗалыгы, сәнагате, мәгариф, мәдәният, бизнес һәм идарә итү өлкәсендә ирешкән уңышлары сокландыра. Җитештерүдә, авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларга районыбызның үсеш-алгарышына бәяләп бетергесез өлеш кертүләре өчен тирән ихтирамымны белдерәм.

Хатын-кыз ветераннарыбыз аеруча олылауга, кадерләүгә лаек. Алар, ирләр белән беррәттән, Бөек Ватан сугышының барлык авырлыкларын кичте, хәрабәхәлендәгеилнекүтәрүдәтырышхезмәткуйды. Чиксез зур рәхмәт сезгә!Озын гомерле булыгыз!

Мөхтәрәм хатын-кызлар, тормыш юлыннан армый-талмый баруыгызны, туганнарыгыз һәм якыннарыгызга ярату, наз, күңел җылысы биреп, бәхетле яшәвегезне телим! Дөньялар тыныч, гаиләгез имин, табыннарыгыз мул булсын! Безне яратканыгыз, көткәнегез, канатландырып торганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Йөзегездән беркайчан да шатлыклы елмаю китмәсен, яратып һәм яратылып яшәгез!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы хакимияте Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев