Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның Яңа ел уңаеннан котлавы

Кадерле биектаулылар! Сезне якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлыйм! Бәйрәм алдыннан тырышып эшләвегез һәм көндәлек тормышта актив булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ел шактый катлаулы булса да, без алга куйган планнарны үти алдык. Район үсешен тоткарларга ирек куймадык һәм монда һәркайсыгызның өлеше бар. Без уртак мәнфәгатьләребезне саклый һәм яклый...

Кадерле биектаулылар! Сезне якынлашып килүче Яңа 2017 ел белән котлыйм!

Бәйрәм алдыннан тырышып эшләвегез һәм көндәлек тормышта актив булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Ел шактый катлаулы булса да, без алга куйган планнарны үти алдык. Район үсешен тоткарларга ирек куймадык һәм монда һәркайсыгызның өлеше бар. Без уртак мәнфәгатьләребезне саклый һәм яклый алуыбызны тагын бер тапкыр расладык.

Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узып баручы елның мөһим вакыйгасы булды. Без сәяси кыйммәтләрне тирәнтен аңлавыбызны һәм бердәм булуыбызны исбатладык.

Халыкның районның һәм республиканың килчәгенә өмет белән каравы халык саны артуда чагыла. Узып баручы елда 600ләп бала дөньяга аваз салды. Тормышның сыйфатын яхшырту өчен 2016 нчы елда 65 мең кв. метр торак мәйдан файдалануга тапшырылды.

Безне авыл хезмәтчәннәренең уңышлары да сөендерә. Узган ел белән чагыштырганда яшелчә һәм бөртекле культуралар уңышы артты.

Районда сәламәтлек саклау системасында да күп эшләр башкарылды. 2017 нче елда район үзәгендә көненә 500 кешене кабул итәрлек яңа поликлиника төзелә башлар, дип ышанабыз.

Елны педагоглар да уңышлы тәмамлый. 2016 елда "Бәләкәч" һәм "Сандугач" балалар бакчалары Татарстанда иң яхшылар дип танылды.

Спорт тормышы да зур җиңүләр белән истә калыр. "Эверест" футбол командасы авыл районнары командалары арасында мини-футбол буенча ТР Чемпионатында җиңеп чыкты. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призларына уздырылган республика бәйгесендә безнең көрәшчеләр 2 нче урынны алдылар. "Биектау-2005" хоккей клубы да Идел буе төбәгенең Россия Беренчелегендә лаеклы чыгыш ясый.

Безнең команданың республика муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында җиңүе мөһим вакыйга булды. Моның өчен 2 млн сумлык спорт мәйданчыгы бүләк ителде.

Мәдәният район тормышында үзенчәлекле урынны алып тора. Ел балалар эстрада сәнгатенең "Созвездие-Йолдызлык-2016" фестивалендә уңышлы чыгыш ясавыннан башланды. Безнең районнан финалга өч иҗади коллектив узды.

Алда санап киткәннәр 2016 нчы елда башкарылганнарның беразы гына. Алда безне район һәм республика үсеше хакына яңа максатлар көтә.

Яңа ел - гаилә белән билгеләп үтелә торган бәйрәм. Һәркайсыбыз аңа зур өметләр баглый.

2017 нче ел һәркайсыгызга матур үзгәрешләр һәм уңышлар алып килсен. Гаиләләрегездә муллык, тынычлык, иминлек булсын!

Яңа елда сәламәт, бәхетле булыгыз!

Рөстәм Кәлимуллин, Биектау районы Башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев