Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесенең Төзүчеләр көне белән котлавы

Хөрмәте төзүчеләр! Сезне һөнәри бәйрәмегез - төзүчеләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Җир йөзендә иң борынгы һәм мәңгелек һөнәр ияләре сез! Ә Биектау районы төзүчеләре - чын профессионаллар, үз эшенең осталары, дип ихластан әйтә алабыз. Алар киң җәмәгатьчелек алдында тирән ихтирамга лаек кешеләр. Районыбыз төзүчеләре тырышлыгы белән соңгы елларда...

Хөрмәте төзүчеләр!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - төзүчеләр көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Җир йөзендә иң борынгы һәм мәңгелек һөнәр ияләре сез! Ә Биектау районы төзүчеләре - чын профессионаллар, үз эшенең осталары, дип ихластан әйтә алабыз. Алар киң җәмәгатьчелек алдында тирән ихтирамга лаек кешеләр. Районыбыз төзүчеләре тырышлыгы белән соңгы елларда торак төзелеше зур үсеш алды, алар кулы белән иске биналар төзекләндерелә, халыкның иманын яңартып мәчетләр, чиркәүләр сафка баса, район һәм авыл урамнарын заманча архитектура алымнары кулланып төзелгән йортлар бизи.

Сез төзегән объектлар бүгенге Биектауның визит карточкасы булырлык объектлар, алар районыбызның йөзен билгели, аның алга табан үсешендә олы мөмкинлекләр ача. Сезнең хезмәт тотрыклылык, иминлек, матурлык һәм муллык билгесе булып тора. Алай гына да түгел, районыбызда яшәүче һәр кешенең тормыш-көнкүреше төзүчелек белән турыдан-туры бәйләнгән. Төзүчеләр Биектауның бик күп гаиләсенә яңа фатирга, яңа йортка күчү шатлыгын татырга ярдәм иттеләр. Район инфраструктурасы һәм җитештерү тармагы да сезнең хезмәт белән турыдан-туры бәйләнгән.

Бүгенге бәйрәмдә ветеран төзүчеләргә дә үземнең котлау һәм сәламнәремне җиткерәм. Бүгенге төзүчеләр сез салган ныклы нигездә хезмәт куя. Нигез ныклы икән, түбәсе дә ныклы була. Җиңел булмаган хезмәтегездә һөнәргә тугрылык саклаган һәм эштә күрсәткән фидакарьлегегез, осталыгыгыз өчен безнең ихлас котлауларны кабул итегез.

Бүгенге бәйрәм көнендә һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә бәхет һәм бәрәкәт, өегездә шатлык һәм тормыш матурлыгы телим!

Илшат Хөснетдинов, Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев