Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы балалары туган якны өйрәнү музее оештыру эшенә алындылар (ВИДЕО)

Балаларны нинди юллар белән туган җирнең тарихын өйрәнергә, аны барларга һәм сакларга өйрәтергә? Ничек итеп аларда туган якка мәхәббәт, әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләргә? "Мең төсмерле туган як" ("Краеведческий калейдоскоп") дип исемләнгән республика конференциясенә әзерлек кысаларында Биектауның 2 нче урта мәктәбендә уздырылган семинарны оештыручылар - Биектау районы башкарма комитетының мәгариф...

Балаларны нинди юллар белән туган җирнең тарихын өйрәнергә, аны барларга һәм сакларга өйрәтергә? Ничек итеп аларда туган якка мәхәббәт, әйләнә-тирә мөхиткә сакчыл караш тәрбияләргә? "Мең төсмерле туган як" ("Краеведческий калейдоскоп") дип исемләнгән республика конференциясенә әзерлек кысаларында Биектауның 2 нче урта мәктәбендә уздырылган семинарны оештыручылар - Биектау районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре һәм КФУ галимнәре - нәкъ менә шундый сорауларга җавап эзләделәр. Республика конференциясе агымдагы елның 2 декабрендә безнең районда узар дип көтелә.
"Мондый чаралар балаларда туган җирне танып-белү, аның тарихын барлау юнәлешендә көчле инструмент булып тора", - дип уртаклашты үзенең фикерләре белән "Татарстан мирасы" җәмәгать ассамблеясы җитәкчесе Александр Демидов.
Семинар Казан федераль университеты студентлары күргәзмәсе белән башланып китте. Күргәзмәгә куелган экспонатлар Алат юлындагы борынгы йортларга багышланган иде. Әлеге эшләр киләчәктә мәктәп музеен тулыландырачак.
Семинарда 3 нчы сыйныф укучылары укытучылар өчен ачык дәрес бирде. Башлангыч сыйныфта гына укуларына карамастан, балалар ике ел рәттән Биектау районы экологиясен өйрәнәләр, төбәк турында рефератлар язалар. Алар укытучыларны үз эшләре белән бик теләп таныштырдылар.
"Укучылар фәнни эшләр белән генә шөгыльләнеп калмыйча, Биектау районындагы буаларны, күлләрне төзекләндерүдә, чүп-чарлардан чистартуда бик теләп катнашалар. Алар "Кызыл китапка" кертелгән үсемлекләрне утыртып, үзләре утырткан чәчәкләрне, агачларны карап үстерәләр, - ди башлангыч сыйныф укытучысы Ольга Таланова.
Туган җиргә мәхәббәтне кечкенәдән үк тәрбияләү мөһим, дибез. "Мәхәббәт" төшенчәсе үзе - ул туган җирнең тарихын барлау, аны күз карасыдай саклау, тирә-юньдәге табигатькә сакчыл караш, чүп-чарларга каршы көрәш, үзең яшәгән җирлекне, сулыкларны, чишмәләрне төзекләндерү, тирә-якны яшелләндерү кебек бик күп гамәлләрне үз эченә ала. Үз җиренең ватанпәрвәре нәкъ шул рухта тәрбияләнергә тиеш, диләр "Мең төсмерле туган як" конференциясен гамәлгә куючылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев